«Яз Гүзәле 2018»

Кичә  «Ак  Барс»  яшьләр  үзәгендә студентлар өчен  вузара «Яз Гүзәле 2018» бәйгесенең  финалы  узды. Ярыш  нәтижәләре  буенча жиңүче  исеменә Казан федераль  университеты  Журналистика һәм гаммәви коммуникацияләр югары мәктәбенең 3  курс  студенткасы  Илсинә Тимерова   лаек  булды. Ул быел  Казанда  уздырылачак  «Татар кызы» республика бәйгесенә чакырулы.

Илсинәнең көндәшләре  булып  тагын  9 кыз   үзләренең  зирәклеген, тапкырлыгын  һәм  акылын  курсәтте. Аларнын  һәрберсе  аерым  номинацияләрдә  жиңү яулады. Кызларны жюри гына  түгел,  халык  та  бәяләде. «Вконтакте» социаль  челтәрендә  теләгән һәркем  катнашучы  кызларның  берсе  өчен тавыш  бирә алды. Шулай  итеп,  «Халык гүзәле» номинациясендә Алсу   Хәкимуллина   (КДЭУ) җиңде. Ә  Вице-мисс  исеменә  Айсылу Шәфигуллина (КазДКИ) лаек булды.

«Яз  Гүзәле» бәйгесе татар гореф-гадәтләрен, мәдәният  үзенчәлекләрен  саклап  калуга юнәлтелгән. Ел саен  элеге  чара  Казан дәүләт  энергетика университеты тарафыннан оештырыла. Быел  «Яз Гүзәле» бәйгесе  унынчы тапкыр  иң талантлы татар кызларын  барлап  узды.