“Яз гүзәле” булу җиңелме?

MxpvXgG5ZEUЯз кебек көтеп алынган, яз гөрләвекләредәй шау-шулы әзерлек белән барган, яз яшеллеге кебек чиста күңелле, яз кәефе кебек искиткеч кызларны бергә җыйнаган “Яз гүзәле 2016” бәйгесенә нәтиҗәләр ясалганга да шактый вакыт узды. Җиңүченең исеме күптән мәгълум булса да, аның белән күрешеп, шатлыгын уртаклашу бәхете тиз генә насыйп булмады. Ни өчен дигәндә, яз гүзәлебез – Г. Тукай исемендәге татар теле һәм мәдәнияте бүлеге студенты Элвина Нәҗипова – бу бәйгедә катнашканнан соң яңа үрләр яуларга дип Төмән якларына юл тоткан булып чыкты. Боларны белгәч, дөресен әйтергә кирәк, зур дулкынлану хисләре кичердем. Башымда нинди генә уйлар бөтерелмәде! “Гади генә студент белән сөйләшкән кебек булмас…”, “Сорауларым ошамаса?”
… Ялгышканмын. Елмаеп, килеп керешкә үк минем хәлләремне сорашкан Элвина мине гаҗәпкә калдырды! Каршымда гап-гади, ләкин шулкадәр ачык, киң күңелле, аралашучан зат – чын яз гүзәле утыра иде!
Рәзилә: Хәерле көн, Элвина! Иң беренче чиратта сине шушы матур җиңүең белән чын күңелдән тәбрик итәм! Үземне кызыксындырган беренче сорауны да яңгыратам. Моңа кадәр “Яз гүзәле”ндә катнашканың бар идеме? Бу өлкәдә тәҗрибәң бармы?
Элвина: Хәерле көн! Бу көнгә кадәр әле “Яз гүзәле” кебек бәйгеләрдә бер дә катнашканым юк иде. Шуңа күрә, бу – минем иҗат өлкәсендәге беренче һәм бердәнбер бәйгем.
Р.: Ә нәкъ менә IV курста укыганда катнашырга булдың?
Э.: (елмаеп) Беләсеңме, теләсә нинди зур эшкә алынганда, яшеңне, башка эшләреңне дә, комачаулармы-юкмы икәнен дә карамыйсың. Әгәр бу эш синең күңелеңә якын икән, син аны барыбер башкарасың. Бәйге йөрәгемә хуш килде, шуңа күрә, нигезләмәдәге таләпләргә туры килгәнлегемне аңлагач, мин шунда ук катнашырга карар кылдым.
Р.: Сайлап алу туры ничек узды?
Э.: Үзем оештыручы булмагач, катнашырга теләп төгәл ничә заявка килгәнлеген әйтә алмыйм. Ләкин сайлап алу турына барлыгы 19 кыз килгән иде. Алар арасыннан 9ыбыз, шул исәптән мин дә, финалга үттек.
Р.: Ә менә бу бәйге сиңа нинди дә булса яңалык алып килдеме? Бәлки тормышыңда нәрсәне дә булса үзгәрткәндер?
Э.: Минем тормышымда һәр бәйге, һәр көн, һәр мизгел нинди дә булса яңалык алып килә. Ә менә “Яз гүзәле” турында әйткәндә, аның техник университет тарафыннан уздырылуы минем өчен зур яңалык булды. Аеруча, энергоуниверситет, авиация институты, шулай ук техник университетта укучылар арасында да, минем кебек, татар теленә битараф булмаган, үз телләренә тугры булган кызлар булуны белү минем өчен зур яңалык, сөенеч булды.
Р.: Яңалык турында сөйли башлагач, шуны да әйтеп кит әле: бәйгенең иң шаккаттырган өлеше дип нәрсәне атар идең?
Э.: Бу урында мин оештыручыларның таләпчәнлегенә басым ясап әйтер идем. Вак кына әйберләргә дә җаваплы, җитди итеп караулары, безнең һәр эшебезне контрольгә алып, һәрдаим репетицияләр үткәреп торулары миңа ошады. Шундый нык, көчле кеше булулары белән алар мине таң калдырды!
Р.: Конкурс барышына тукталсак, ул нинди этаплардан торды һәм кайсысы синең күңелеңә күбрәк хуш килде?
Э.: Конкурста үз-үзең белән таныштыру, татар халык ризыгы пешереп алып килеп, аны жюри әгъзаларына тәкъдим итү; сорау-җавап этаплары бар иде. Аннан, без, 9 кыз, М.Җәлил һәм Г. Тукай әсәрләрен дә күмәкләшеп сәхнәләштердек. Киләсе этап дефиле иде. Без сәхнәдә “Җәмилә стайл”ның мөселман киемнәрен тәкъдим иттек. Соңрак иҗади конкурс һәм финал өлеше булды. Алай аерып кына әйтә дә алмыйм, чөнки һәрбер этап үзенчәлекле, көтеп алынган иде. Башка бер кыз булса бәлки җавап та бирер иде (көлә), миңа авыррак шул сайлап алырга. Ләкин барыбер визитка, ягъни үз-үзең белән таныштыру өлешен әйтеп китәм, чөнки биредә без, башка бәйгеләрдәге сыман кулыбызга микрофон тотып сөйләмәдек, ә алдан төшереп куелган видеоязма аша гына караучы каршына килеп бастык. Без үзебез дә инде видеога карап, хозурланып тордык, чөнки яздырганнан соң шулай ук беренче кат каравыбыз иде. Башка бәйгеләрдә үзем белән үзем сөйләп таныштырырга күнеккәнгә күрә, мондый күренеш миңа бик үзенчәлекле тоелды. 3 кенә минутка сузылса да, видео бик күркәм килеп чыккан иде (елмая).
Р.: Ә менә үзеңне бер мизгелгә жюри урынына куеп, үз чыгышыңны читтән күзәткәндәй ит әле. Сәхнәдәге Элвина сиңа ошар идеме икән?
Э.: Мин һәрвакыт үземә ничектер тәнкыйть күзе белән карыйм. Һәр эшне дә тулаем 100% итеп башкарып булмыйдыр ул. Һәр чыгыш саен үз өстеңдә күбрәк эшләргә кирәк икәнен аңлыйсың. Элвинаны читтән карасам, аңа тагын да тырышырга, җитешмәгән якларын җиренә җиткерергә дигән фикергә килер идем. Сәхнәгә чыккач, залдан килгән дулкын кайвакыт сине каушатырга, ә кайвакыт бәреп тә егарга мөмкин. Шуңа күрә һәрдаим үзеңне рухи яктан тәрбияләп, бәйгеләрдә ешрак катнашып чыныгырга кирәк.
Р.: Үзеңнән канәгатьтер бит, әйеме?
Э.: Мин үземнән канәгатьмен (көлә). Минем үземнең төркемемдәге кызлар турында әйтәсем килә әле. Алар минем өчен шулкадәр нык җан атып утырдылар! 5 ел эчендә әле мин аларның тагын бер бик мөһим якларын ачыклап бетермәгәнмен икән. Аларга бик зур рәхмәт! Кемнеңдер синең өчен җан атып утыруын белү дә күңелгә рәхәтлек, көч бирә. Бәйге тәмамланганнан соң да алар минем яныма йөгереп менделәр, кочаклап алдылар, котладылар, бергәләшеп фотоларга төштек. Мине бар яктан да белеп бетермәгән, видеоны караганнан соң гаҗәпкә калган кызларым да бар иде арада. Шундый күтәренке кәеф белән тулай торакка юл тоттык. Икенче көнне иртәнге 8дә Төмәнгә юл тоттык.
Р.: Төмән җирләрендә нинди эшләр белән йөргәннәреңне дә бәлки сөйләрсең?
Э.: “Иң яхшы төркем” бәйгесендә җиңү яулаганнан соң безне Төмәнгә – XV Бөтенрәсәй иң яхшы төркем студентлары слетына җибәрделәр. Без 12 студент һәм җитәкчебез Ашрапова Алсу Хәлил кызы бардык. Бик күңелле булды Төмәндә. Россиянең 14 иленнән 22 төркем бар иде. Бу эшебез дә бик уңышлы булды: бер бәйгедә 1 урын яуласак, икенчесендә 2 урынга лаеклы булдык, әзерләгән видеоролигыбыз да номинациядә җиңеп чыкты. Бу бигрәк тә безнең өчен – Казаннан килгән татар төркеме өчен зур җиңү булды инде. Менә тагын бер зур җиңү булды минем өчен (көлә). Бәйгегә килүчеләр рус милләтеннән булсалар да, безгә, телебезгә зур хөрмәт күрсәттеләр, “татарочки” дип кенә тордылар. Казанны да, татарларны да яратулары күренеп тора иде. Аннан, безнең төркемдә бер шундый үзенчәлекле күренеш бар: мин һәрвакыт кызларыма “чыпчыкларым” дип йөрим. Төмәндә дә шулай дәшкәнемне ишетеп, безгә һәммәсе “чыпчыклар” дип дәшә башлады (көлә). Әле хәзер дә “чыпчыкларга” сәлам хатлары җибәреп торалар.
Р.: Бу җиңүләреңә дә чын күңелдән сөенеп, сине һәм төркемеңне котлыйм! Бәйгегә кире кайтсак, башка катнашучылар турында да сөйлә әле? Конкуренция күренеше никадәр көчле иде?
Э.: Әлеге бәйгедә 9 кыз арасыннан 3се – Казан Федераль университетыннан, бер кыз – авиация институтыннан, берсе техника университетыннан, калганнары энерго университетыннан иделәр. Барлык кызлар да татар телендә чиста сөйләшә, һәммәсенең дә ниндидер үзенчәлекле ягы бар. Минем өчен алар нәрсәгә дә булса өйрәнү чыганагы булдылар, чөнки һәммәсе дә соклану хисләре генә уятырлык иделәр. Бик яхшы итеп җырлауларын, биюләрен күргәч, барыбыз да шушы бәйгедә катнашырга лаек дигән фикер туды. Монда җыелганнар, һәммәбез дә үзебез өчен җиңүчеләр идек. bgV8KP0yGKI
Р.: Костюм, чәч ясалышы белән үзең шөгыльләндеңме?
Э.: Бәйге өчен киемнәрне үзебез табарга тиеш идек. Бәйгедә киелгән күлмәкләр шәхсән минекеләр. Калфак белән чыгыш ясаган өлеш тә булды, чөнки мин – күңелем белән калфакларга гашыйк кешемен. Һәм әлеге бәйгедә миңа калфак бүләк итүләрее ул үзе зур сөенеч булды! Яшьләр бүлеге җитәкчесе Ләйсән Сафина миңа калфак кидерткәндә, күзләремә яшьләр килде, елап та җибәрдем. Кызларга да һәрвакыт әйтәм: “Элвинага нәрсә бүләк итәргә белмәсәгез, калфак бирегез” (көлә). Ә инде прическа, макияжга килсәк, аерым зур рәхмәтемне “Яшьлек” бию төркемендәге “чыпчыкларыма” әйтәсем килә. Бу төркем минем шигыремдә бию башкардылар, тематикага шулай корылган иде ул. Шушы кызлар арасында бик оста чәч ясаучы һәм бизәндерүче кызларны күреп, калганнар да бик шаккаттылар. Аеруча Миләүшә Сәитова, Рәзилә … зур рәхмәт! Башлап йөрүчеләр арасында Алинә килеп, җан атарга теләк белдерүләре өчен дә зур рәхмәт! “Бердәмлектә – көч” диләр бит, шуңа күрәдерме, бергәләшеп әзерләнгәнгә, нәтиҗәсе дә матур булды.
Р.: Җиңү яуларга сиңа кем яки нәрсә ярдәм итте? Нәрсә мөһим роль уйнады?
Э.: Шуны әйтәсем килә: теләсә нинди эшкә алынганда, иң беренче чиратта, Аллаһыдан сорыйм, телим, догаларын укыйм. Иң зур көч шунда. Ышанырга кирәк. Үзеңә, башкарачак эшеңә ышанырга кирәк. Ә иң зур терәгем – ул минем әти-әнием, әбием, туганнарым, дусларым. Алар һәрвакыт миңа ышана, мин аларга ышанам. Ләкин нинди генә җиңү яуласаң да, үзең булып калырга, масаю, борын күтәрүне үз итмәскә кирәк.
Р.: Менә һәрбер конкурсның ниндидер вак кына булса да җитешеп бетмәгән ягы була. Бу бәйгенең кимчелеге бар идеме?
Э.: Ышансагыз, ышаныгыз, ләкин андый ягы булмады (көлә). Оештыручылар барысын да югары дәрәҗәдә, һәр мәсьәләгә якын килеп эшләүләре аркасында барысы да яхшы узды дип әйтә алам.
Р.: “Яз гүзәле” бәйгесендә булган ниндидер кызык вакыйганы бәян итеп китәрсең бәлки?
Э.: (көлә) Чыннан да, шундый бер кызыклы вакыйга булды. Сайлап алу турына барганда, вакытым бик кысан иде. Тиз генә калфак, күлмәкләремне кидем дә, бизәндем, Миләүшә чәчләремне ясады да, чыгып йөгердем. Килеп кергәч, калган кызлар миңа бик нык карап тордылар баштан. Мин генә шундый озын күлмәктән, калфактан идем. Кызлар үзләре ирекле рәвештә киенеп килгәннәр. Чыгышымны ясадым һәм кире кайтып киттем мин. Соңрак кызлар миңа серне ачтылар инде: “Элвина, син килеп кергәч, без бит сине жюри әгъзасы дип уйладык. Үзебезнең киемнәрне карадык та, болай киенергә ярамагандыр диеп курыктык. Нишләп, өстәвенә, жюри әгъзасы чыгыш ясады да китеп барды, безнең чыгышларны күрми дә бит, ” – диешкәннәр. Менә шулай алар минем катнашучы икәнемне белмәгәннәр дә икән. (көлә)
Р.: Соңгы уку елы болай да эш, мәшәкать белән тулган була. Үз өстеңә тагын шундый җаваплылык алу кыен булмадымы?
Э.: Иң мөһиме – вакытны дөрес бүлә белергә кирәк. Шулай иткәндә теләсә нинди эшкә өлгерергә мөмкин. Билгеле, һәр эшнең үз кыенлыгы була инде ул. Ләкин шул кыенлыклардан уза-уза үзеңне чыныктырасың.
Р.: Җиңелүдән курыкмыйсыңмы?
Э.: Теләсә нинди бәйгегә әзерләнгәндә, үземнән никадәр өлеш кертә алам, шулкадәр тырышам. Ә нәтиҗәне инде бәя бирергә тиешле кеше ясар. Алар нинди бәя бирә, димәк, тырышуларым да шулкадәр генә булган.
Р.: Җиңүеңне игълан иткәннән соң нинди хисләр кичердең?
Э.: Дулкынлану, шул ук вакытта горурлану хисләре дә булды инде. Милләтемнең чын татар кызы булуыма инандым, һәм киләчәктә дә шушы сыйфатларны югалтмаска дигән нияттә идем.
Р.: Киләсе елларда да шундый бәйгедә катнашырга теләүче кызларга нинди киңәш бирер идең?
Э.: Катнашу теләге белән янып йөргән кызларга мин үз телләрен камил белергә киңәш итәр идем. Курыкмасыннар, һәр кешенең дә таланты була. Бары тик аны үстерү өстендә генә эшләргә, дөрес юнәлештә барырга кирәк. Эшкә алынгансың икән, ничек тә максатыңа ирешкәнче тырышырга кирәк. Ләкин ничек тә дигәч, бу якыннарыңа зыян китерерлек булмаска тиеш инде (көлә). Һәркемгә уңышлар юлдаш булсын иде!
Шундый матур сүзләре, киңәшләре өчен Элвинага зур рәхмәт беледерәбез! Лаеклы, матур җиңүең белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Алдагы елларда да башлаган һәр эшең яхшы нәтиҗәләре белән сөендереп торырга язсын! Уңышлар!