«Яз гүзәле» чибәрләре Финляндиядә инглиз телен өйрәнәчәк

16 мартта Казанның энергетика университетында студентларның «Яз гүзәле 2016» бәйгесе узды. Биредә КФУның берничә студенты үз көчләрен сынады.

Быел Татарстан башкаласында “Яз гүзәле 2016” сигезенче тапкыр үткәрелде. Алдагы елларда әлеге бәйге Казан энергетика университеты кысаларында гына үтсә, быел ул шәһәр дәрәҗесенә чыгып, Казанның башка университетларында укучы кызларны да кабул иткән. “Яз гүзәле 2016” исеменә лаек булган Эльвина Нәҗипова моңа дәлил булды.

Техник университетта саф татарча, милли теманы яктырткан чара үткәрү күпләрне гаҗәпкә калдырды. Бәйгедә катнашучылар барысы да татар гаиләләреннән, татар телендә камил сөйләшүче, халкының гореф-гадәтләрен белүче кызлар булып чыкты. «Яз гүзәле»ндә алар үзләрен татар халык аш-суларын пешерүдә, иҗади яктан, милли костюмнарны тәкъдим итү һәм татар теле белемен күрсәтүдә көч сынашты. Шуннан чыгып жюри әгъзалары иң сылу, иң уңган, иң ялкынлы, иң оста пешерүче, иң ягымлы, иң тапкыр, иң зыялы һәм иң сөйкемле кызны сайлады.

Яз гүзәлләрен котларга килгән автор-башкаручы, яшь алып баручылар Рәдиф һәм Рүзәл Әхмәдиевләр тамашачыларга “Милләт, уян!”, “Туган җирем” кебек җырларын башкарып милли хис өстәргә тырышты.

“Милләт – һәр татарның күңелендә авыр булып яткан бер мәсьәлә. Хатын-кыз ул – милләтне, телне саклаучы. Бала тууга, телне, гореф-гадәтләрне, әдәбиятны, иң беренче чиратта, ана кеше өйрәтә. Бүген хатын-кызның җәмгыяттәге урыны бик мөһим”, ди Рүзәл. Әхмәдиевләр фикеренчә, “Яз гүзәле” бәйгесендә кыяфәт, тән матурлыгы, акыл дәрәҗәсен генә бәяләмиләр, монда үсеп килүче яңа буын татар кызының, булачак әниләрнең мәгънәлеге, тирәнлеге һәм башкаларга үрнәк булырлыгы ачыклана.

“Татар кызының төп асыл сыйфаты үз туган телен белүдә чагыла. Башка мохиткә килеп эләксә дә, җайлашып, үз теленнән читләшмәскә тиеш. Бездә ике татар һәм бер рус очрашса, урыс телендә сөйләшә башлый, алай булырга тиеш түгел”, ди Рәдиф Әхмәдиев. Ул миллилек, үз телләрен актив куллануда Кытай халкына соклана икән.

Катнашучы кызларның һәрберсе әлеге кичтә бүләкләр белән китте. Аларны бәйгенең иганәчеләре әзерләгән: косметика, чәчәк бәйләмнәре, милли дизайн белән эшләнгән киемнәр, фото һәм видео студияләргә, театрга билетлар бирелде. Татар конгрессы махсус бүләк – планшет алып килгән, Фәрит Мифтахов акчалата премия, ә “Казан нуры” оешмасы җитәкчесе Иркә Мусина кызларның барысына да Финляндиягә инглиз телен өйрәнү өчен юлламалар тапшырды.