«Яз гүзәле» старт ала

Казанда унынчы “Яз гүзәле – 2018” конкурсы старт ала. Анда югары уку йортларында белем алучы туташлар катнаша ала.

Кызлардан гаризалар 14 февральгә кадәр кабул ителә. Шуннан соң сайлап алу турлары башлана. Бу турда жюри 10 кызны сайлап ала. Кызлар финалга үтеп, әзерләнә башлыйлар. Оештыручылар әйтүенчә, инде икенче ел рәттән конкурсның максаты — катнашучыларга яңа белемнәр бирү.

Сайлап алу турында катнашучы кыз үзе турында сөйләячәк, жюри белән аралашачак һәм алдан әзерләп килгән вокал, хореография һәм башка сәнгать номерын күрсәтәчәк. Бу этаплар “Үз-үзеңне күрсәтү”, “Аш-су”, “Интеллект”, “Милли кием” һәм “Иҗат” конкурсларын үз эченә ала.

Конкурста катнашучыларга таләпләр:
— татар телен яхшы белү;
— сөйләм культурасы;
— зирәклек;
— грация һәм хәрәкәт пластикасы.

Чара Казан дәүләт энергетика университеты, Университетның студентлары һәм аспирантларының беренчел профсоюз оешмасы, тулай торак студентлар советы һәм “Идел” яшьләр үзәге ярдәмендә оештырыла.

Конкурсның финал туры быел 6 мартта “Ак Барс” яшьләр үзәгендә узачак. Финалда татар һәм рус телләрендә сәхнәләштерелгән конкурс күренеше булуы көтелә.

Искәртеп үтик, 2016 елда «Яз гүзәле» исеменә КФУ студенты Эльвина Нәҗипова лаек булган иде.