«Яз, Казан!»

“Яз, Казан!” – беренче Казанкүләм диктанты 14 сентябрьдә Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының актлар залында узды. Бу чара “Аксенов-фест” музыкаль-әдәби фестивале кысаларында уза.

Диктант текстын Казан университетын тәмамлаган, хәзерге көндә танылган язучы Гүзәл Яхина укыды. Ул “Зөләйха күзләрен ача” романы белән популярлык казана. Диктант вакытында Гүзәл Яхина тарафыннан “Агач Казан” (“Деревянная Казань”) әсәре яңгырады. Эшләрне тикшерү филология фәннәре докторы, Мәскәү Дәүләт Университеты профессоры Мария Голованивская һәм “Аксенов-фест” катнашучылары тарафыннан башкарылачак.

Быелдан башлап, Казан шәһәре күләмендә үткәрелә торган диктант ел саен узачак, дип көтелә. Нәтиҗәләр һәм җиңүчеләр 16 нчы сентябрьдә билгеле булачак. Алар Казан Ратушасында бүләкләнәчәк.