Яз килә, яз! Студентлар язы!..

Татарстан студентлары 21 нче апрельдә республика студентлар язы фестивалендә очрашачак.

21 нче апрельдә “Әкият” балалар үзәгендә “Татарстан Республикасы Студентлар язы – 2016” студентлар иҗаты фестивале сайлап алу этапларының тантаналы ачышы була.

Студентлар язын ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, Балалар һәм яшьләр комитеты рәисе Сергей Миронов һәм ТР Студентлар лигасы президенты Элькин Искәндәров ачачак.

45

Ачылыш тантанасында төрле иҗади конкурслар, Россия һәм Татарстан студентлар язы фестивале җиңүчеләре – җырчылар, биючеләр, иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.

Фестивальдә Татарстанның төрле шәһәрләреннән: Казан, Яр Чаллы, Чистай, Алабуга, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзәннән якынча 2,5 мең талантлы студент катнашачак.

Быел “Татарстан Республикасы Студентлар язы” фестивале ачылышы кунаклары һәм жюри составына ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Михаил Волконадский (жюри рәисе), Антон Беляев – музыкант, продюсер; Митя Бурмистров, ТР атказанган артисты Айдар Сөләйманов, Антон Салакаев кергән.

“ТР Студентлар язы” фестивале инде 6 нчы ел рәттән үткәрелә, Казанда Студентлар язы 22 нче тапкыр үткәрелә. Ел саен ул яшьләрнең, җәмәгатьчелекнең һәм гаммәви мәгълүмат чарасы  вәкилләренең игътибарын ныграк җәлеп итә.

                                                  Раил САДРЕТДИНОВ