Яз- елның иң гадәти булмаган вакыты. Барысы да чәчәк ата, балкый һәм яңача ачыла, йокыдан уяна башлый. Күк чистарак, кояш яктырак балкый, көн озыная, хайваннар уяна. Матур көннәр җитте дип эш белән укуны да онытырга ярамый.
Без студентларның матур көннәр килүе белән нишләгәннәрен белергә булдык. Шундый чәчәк ата торган вакытта бөтен игътибарны укуга юнәлтергә буламы?
Лилия Туктарова, 24 яшь, 2 курс магистры:
Яз — минем яраткан ел фасылым. Озакка сузылган кыштан соң дөньяны яктыртып кояш чыгуы гына ни тора. Эшләргә, укырга, урамда йөреп керергә икеләтә көч керә, күңел күтәрелә. Тизрәк бакча эшләрен башланганын көтәм, чөнки ул аерым бер атмосфера. Авылга кайтулар, бакчаны чистарту, беренче бөреләрне күрү, көннең озынаюы, тынычлык — барысы да мин яратканча. Әйе, безнең быел чыгарылыш курсы. Укырга да, практика үтәргә дә, диплом язарга һәм дәүләт имтиханнарына әзерләнергә кирәк. Өстәвенә, күбебез эшли. Монда иң мөһиме, артык ял һәм яз белән мавыгып китмәскә. Үз приоритетларыңны дөрес куярга кирәк. Әгәр шуларның синтезына ирешә алсаң — барысына да өлгерә алачаксың.
Фәнүзә Сираҗиева, 22 яшь, 2 курс магистры:
Яз — искиткеч ел фасылы. Күпләр язны кыштан көтеп яткан планнарын чынга ашыра торган, имидж/яшәү рәвешен үзгәртергә менә дигән вакыт дип саный. Әлбәттә балкып торган кояш, саф һава, бертуктаусыз кошлар сайравы астында таулар күчерергә дә көч табылырга мөмкин, ләкин студентларга аларның иң төп эшен — укуны да онытмаска кирәк. Миңа калса, теләге булган кеше укырга да, ял итәргә дә өлгерә. Моның өчен бары вакытны һәм приоритетларны гына дөрес итеп билгеләргә кирәк.
Энҗе Хөсәинова, 24 яшь, 2 курс магистры:
Яз һәрбер кеше күңеленә ниндидер яңалык, җылылык алып килә торган вакыт. Тәрәзәдән кояш карый башлауга, дүрт стена арасында китап тотып утырасы килми. Күңел урамга, иркенлеккә ашкына. Нәкъ менә язын, имтихан-зачетларга әзерләнүләрне, курс һәм диплом эше язуларны читкә куеп, дусларың һәм якыннарың белән, табигатьтә йөреп, рәхәтләнеп ял итәсе килә.
Резидә Кәлимуллина, 20 яшь, 3 курс студенты:
Бу сорауга бер студент та төгәл генә һәм уйланмыйча җавап бирә алмастыр. Минемчә, һәр нәрсәгә дә вакыт табып була . Моның өчен теләк кенә кирәк. Үз вакытын акыл белән бүлгән кеше яхшы укырга да, ял итәргә дә җитешә.
Мавзуна Мансурова, 23 яшь:
Яз- илһам өчен менә дигән вакыт. Укуны яки урамда йөрүне сайлаганда, әлбәттә, барыбыз да урамда йөрүне сайлар иде, әммә перспективага карасак, бу вакытта (кайбер студентларның) имтиханнарга әзерлек чоры. Тик ял турында да онытырга ярамый, чөнки ял итмәгән баш мие дә продуктив эшләмиячәк, китаплар укып үткәрелгән вакыт бушка узачак. Шуңа күрә, мин алтын урталык өчен. Укудан тыш, кич белән бераз урамда йөрү, ә ял көннәрендә кечкенә экскурсияләр — табигатькә чыгу, музейга, концертка бару кирәк.
Дарья Митина, 20 яшь, 3 курс студенты:
Яз, гомумән, яшәү өчен менә дигән вакыт. Яшьлегеңне күңел ачуларга һәм укуга бүләргә кирәкми. Минемчә, барысын да бер үк вакытта эшләп өлгерергә кирәк.
Диана САДРЕТДИНОВА әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникаөияләр югары мәктәбе магистры.