Язгы могҗиза

Wj-SU85oIMUӘйе, адәм баласын күңеле һәрвакыт туган авылына, туган җиренә тарта. Моның шулай икәнлегенә үзем студент булгач тагын бер кат инандым. Һәр атна саен җомга-шимбәне зарыгып көтеп алам. Авылымның табигате, һавасы, кешеләре, якыннарым, барысы да мине үзенә тарта. Өстәвенә, бүгенгедәй кояшлы, язгы көннәрне ничек шәһәрдә каласы килсен инде!? Яз дигәннән, үзем күргән могҗизалы хәлне сезгә дә сөйлисем килә.
Бүген дә, нәкъ башка атналардагы кебек сәгать уникедә калага китәргә җыендым. Тик әтинең әшләре килеп чыгып, бер сәгатькә тоткарланырга туры килде. Эчемнән мин моңа бик сөендем, чөнки шушы җылы язгы көннәрдә безнең авылыбыз урамыннан һәр ел ташу ага, әлеге күренешне күрми каласы килмәде. Менә шул бер сәгать эчендә мин көткән могҗиза булды да куйды: авылны шау гөрләтеп ташу төште. Әлеге хәлгә бар дөньяңны онытып караган саен карыйсы, тавышын тыңлыйсы да тыңлыйсы килә. Шулчак уйлап куйдым: әле ярый Ходай безгә елның дүрт фасылын да күрергә мөмкинлек биргән. Көзге яңгыр, кышкы буран, язгы ташу, җәйге күкрәу… Менә боларның барысы да могҗиза түгелмени!? Боларны күрү, ишетү үзе зур бәхет бит! Шушы язгы галәмәтне авылның яше-карты гаҗәпләнеп карады.
Сүземнең ахырында шуны әйтергә телим: хәтта вак кына әйберләрдән дә матурлык, җан азыгы табарга була икән.