Яз – гүзәл фасыл. Яз көне табигать уяна, кояшның җылы нурлары йөзләрне назлый, кошларның шат авазлары колакны иркәли, умырзаялар баш калкыта. Әйтерсең, табигать үзе безгә чиксез бәхет бүләк итәргә ашкына төсле. Шуңа да карамастан, барлык кеше дә яз кәефен тоя алмый: күпләрнең организмы кышкы йокымсыраудан уянырга ашыкмый. Мәхәббәт һәм шатлык чоры булып кабул ителгән яз андый кешеләргә төшенкелек хисе, хәлсезлек, күңелсез уйлар алып килә. Бу халәт бигрәк тә хатын-кызларга хас, һәм аннан котыла белергә, дөньяга позитив карарга өйрәнергә кирәк. Без сезне язны яхшы кәеф белән каршылау серләре белән таныштырырбыз.
Беренчедән, эчке дөньягызны уятыгыз. Моны ничек эшләргәме? Бик гади – гашыйк булыгыз. Әйе, әйе, мәхәббәттән башка тагын нинди хис кешегә шулкадәр энергия бирә ала? Тирә-ягыгызга күз салыгыз: сез, һичшиксез, кемгәдер ошыйсыздыр, бәлки, хисләрегез уртактыр. Ә инде сөйгән ярыгыз бар икән, хисләрне яңарту комачау итмәс: романтик очрашулар оештырыгыз, кинога, кафега барыгыз.
Икенчедән, организмыгызга язгы сикерешне үткәреп җибәрергә ярдәм итегез. Чыныгу, витаминнар, зарядка, фитнес сезнең юлдашыгыз булырга тиеш. «Сәламәт тәндә – сәламәт акыл» дип тикмәгә генә әйтмиләр!
Өченчедән, тышкы кыяфәтегезне үзгәртегез. Кибетләрдә йөрү, үзеңне ниндидер яңа әйбер белән сөендерү, матурлык салонына бару кайсы хатын-кызның күңелен күтәрмәс икән?!
Дүртенчедән, ял итәргә барыгыз. Кышның соңгы салкын көннәрен каядыр диңгез буенда үткәрергә мөмкинлегегез бар икән, әлбәттә, язгы күңел төшенкелеген җиңүнең шуннан да әйбәт ысулын табып булмас. Әмма андый мөмкинлек булмаса да борчылмагыз: ял көннәрендә табигать кочагына чыгу, башка шәһәрләргә экскурсияләр оештыру, мәдәни чараларга бару да – менә дигән ял.
Бишенчедән, ялгызлыкны юлдаш итмәгез. Сөйгән ярыгыз, туганнарыгыз, дусларыгыз белән ешрак очрашырга тырышыгыз, күңел ачыгыз.
Алтынчыдан, табигать белән гармониядә яшәгез. Яз – табигатьнең гаҗәеп бер үзгәреш чоры, аны күзәтеп, сез тирә-яктагы яңарыш могҗизасын күрә алачаксыз.
Җиденчедән, төрле тәм-томнар да кәефне күтәрергә сәләтле. Әмма баллы җиләк-җимешкә өстенлек бирсәгез, әйбәтрәк булыр – безгә артык авырлыкның кирәге юк, шулай бит?
Һәм, ниһаять, сигезенче киңәш – үзегез өчен кызыклы шөгыль табыгыз. Мөгаен, сез инде күптәннән өегездә нәрсәне дә булса үзгәртергә телисездер, я булмаса нинди дә булса берәр яңа һөнәр үзләштерәсегез киләдер. Яз – мондый башлангычлар өчен иң кулай чор.
Кыскасы, һәр мизгелдән тәм табып яшәргә тырышыгыз, ешрак елмаегыз, күңелегез тарткан эш белән шөгыльләнегез, фантазиягезне эшкә җигегез һәм язгы депрессия сезне урап узар!
Ләлә Закирова әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.