Бишенче курс студентлары белән әдәбият дәресләрендә хәзерге татар әдәбиятының мөһим мәсьәләләрен өйрәнәбез. Дәресләрдә милли әдәбиятыбызга тыйнак кына хезмәт итүче, язма-басма сүзгә намус эше дип караган бүген иҗат итүче әдипләрнең энҗе-сәйләннәрен хәзерге әдәби барышка мөнәсәбәтле бәяләү күздә тотыла. Язучылар безнең дәресләргә үзләре дә чакырыла. Мөгаллим белән студентлар әдәби әсәргә филологик анализ биргәндә язучылар үз карашларын җиткерә, эш барышында туган сорауларга җавап бирә. Дәресләребездә татар прозасында танылу алган, берничә китап авторы Айгөл Әхмәтгалиева, язучы Ландыш Әбүдарова, танылган шагыйрә Луиза Янсуар, бүгенге көндә институтыбызның Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең өченче курс студенты, “Әллүки” иҗат берәшмәсенең старостасы шагыйрә Гүзәлә (Гүзәл Закирова) катнашты. Алар дәрестә үз иҗатларына карата мөгаллим һәм студентлар фикерен ишетә, әсәрләренә филологик анализ белән якыннан таныша, үз иҗатларында булсын милли әдәбият традицияләрен дәвам итү, булсын дөнья әдәбияты җәүһәрләренә мөрәҗәгать итүләре хакында бәян итә.
Бүгенге татар прозасының мөһим мәсьәләләрен билгеләү барышында студентлар Ландыш Әбүдарованың дистәгә якын әсәрләре белән танышты. Студентларны язучының теоретик әзерлекле, көчле фикерле, шул ук вакытта үтә дә тыйнак булуы гаҗәпкә калдырды. Хикәяләрне өйрәнеп, берничә дәрес үткәннән соң, аларның Ландыш Әбүдаровага янәдән мөрәҗәгать итеп: “Сезнең “Газап” әсәрегезне тагын бер тапкыр бергәләп анализлыйк әле”, – диюләре шәхсән миндә әдәбият мөгаллиме булуның ни дәрәҗәдә җаваплы хезмәт булуына инану тудыра. Бүгенге көндә татар әдәбияты кафедрасында аспирантурада гыйлем алучы Ландыш Әбүдарова (Фәезова) студентлар белән бергәләп һәр дәрестә әдәби текстка филологик анализ бирү барышында бик теләп катнаша.
Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче Айгөл Әхмәтгалиева дәрескә килер алдыннан сер итеп кенә: “Студентлар әсәрләремне укырлар микән соң? Еш кына әсәр укымаган аудиториядә сөйләргә туры килә, үземне гаҗәеп уңайсыз хис итәм”, – дигән шиген белдергән иде. Дәрестә язучыны иң гаҗәпләндергәне студентларның аның әсәрләрендә тапкан фәлсәфи тирәнлек, сюжет структурасының камиллеге турындагы фикерләр булды. Айгөл Әхмәтгалиева: “Мин әсәрне язганда үзем булудан туктыйм. Әмма укучы минем иҗатымнан мондый тирән мәгънә табар дип тә уйламыйм. Җаным тыелгысыз бер иҗат халәтенә кергән мәлдә язам да язам”, – диде. Студентлар белән үз әсәрләрендә яңа мәгънә потенциалы эзләп, таң калып, гаҗәпләнеп утырган язучы, дәрес бетүгә биредә яңгыраган фикерләрнең иҗат әһелләре даирәсендә, гомумән, татар җәмәгатьчелегенә дә ишетелергә тиешлеген җиткерде.
Шигърияткә мөнәсәбәтле дәресләрне без Гүзәлә иҗат иткән җәүһәрләрдән башлап җибәрдек. Гүзәлә шигырьләрен уку-анализлау барышында студентлар татар поэзиясенә сүз көчен тирән аңлап язучы әдибә килгәненә инанды. Шагыйрәнең гаҗәеп бай, нечкә күңел лирикасын студентлар Лилия Гыйбадуллина лирикасы белән янәшә куеп та өйрәнделәр.
Луиза Янсуар поэзиясенә караган дәрес чын мәгънәсендә онытылмаслык эз калдырды. Шагыйрә алдан дәрескә килә алмавын белдерсә дә, студентлар дәрес барышында аның бик аз гына вакытка булса да килеп катнашуын үтенде. Әлеге дәрестә көчле фәлсәфә дә, милләт тарихы да, дөнья мәдәнияте, әдәбияты, сәнгате дә бар иде. Шагыйрәнең гаҗәеп киң эрудицияле булуы, һәр шигыренең язылу тарихын, эчтлеген аңлатуы һәммәбезне әсир итте. Иң гаҗәбе – бүгенге көндә бер меңнән артык шигырь авторының бер генә китабы бар икән. Ул җыентыкта урын алган 2000-2003 елларда язылган шигырьләрдә Луиза Янсаурның лирик героинясы үзгә, аның каравы, студентлар шагыйрәнең интернет челтәрендә урын алган бүгенге иҗаты белән даими танышып тора икән.
Дәресләр дәвам итә. Хәзерге татар әдәбиятының мөһим мәсьәләләрен өйрәнүгә мөнәсәбәтле махсус курс кысаларында язучыларның үз иҗатына бәя бирүдә катнашулары студентларның милли әдәбиятыбызга, мәдәниятебезгә карашларын тамырдан үзгәртә, аларда тормышта сайлаган юлларына ышаныч тудыра. Булачак татар әдәбияты мөгаллимнәре язучыларыбызның: “Асылыбызда ни бар?”, – дип әрнүле иңрәвенә күңелләрендә җавап эзли, мөгаллимлек хезмәтенең тирән җаваплылыгын тоярга өйрәнә.