Язучы, журналист Гөлсинә Галимуллина студентларга шәхси премиясен тапшырды

11 нче октябрь көнне югары Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең шоу-румында Милли журналистика юнәлешендә укучы  2 нче курс студентларының җәйге практика нәтиҗәләренә йомгак ясалды.

Шушы чарага Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистлары берлеге әгъзасы, ”Бәллүр каләм” бүләге иясе, күп китаплар авторы – Гөлсинә Наил кызы Галимуллина чакырылган иде.

Гөлсинә ханым үз гомерен сүз белән кешеләргә хезмәт итүгә багышлаган. Бик озак район газетасында хуҗалык темасын яктырткан, хәзерге вакытта лаеклы ялда әдәби әсәрләр яза. “Мәхәббәт аланы”, “Ефәк кулъяулык”, “Ак бураннар аша”, “Томанлы төн”, “Карлы миләш тәме”, “Күгәрчен оя корганда”, ”Җиләкле тау сере” дигән әсәрләре белән укучылар йөрәгенә үтеп кергән шәхес.

Инде 3 ел рәттән Гөлсинә Галимуллина җәйге практика буенча һәм укуда уңышларга ирешкән студентларга шәхси үз премиясен тапшыра. Бу премиянең максаты – милли кадрларга мотивация, үзеңне күрсəтү мөмкинлеге. Һəр ел саен премия бирелəсе студентлар саны үзгəрə. Быел укуда һәм иҗатта уңышлы эшләре, яхшы нәтиҗәләре буенча гран-прины 2 нче курс студенты Энҗе Габдуллинага бирделәр.  Шулай ук, ел дәвамында яхшы нәтиҗәләр күрсәткән Алсу Мансуровага, Илүзә Касыймовага һәм Илүзә Ибәтуллинага да милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы кечкенә генә бүләкләр тапшырды.

Сүз осталары, татар журналистикасы өчен янып-көеп яшәүче кешеләр бер җирдә җыелганга күрәдер инде, очрашу бер дулкында сизелмичә дә узып китте. Чыннан да, Гөлсинә апа профессиональ журналист буларак, студентларга үзенең үгет-нәсихәтләрен бирде, журналист һөнәренең серләрен ачты, иҗат юлы, уй-кичерешләре, алда торган планнары белән таныштырды.

Студентларның редакцияләрдән максатчан укуларыннан бик канәгать калды, чөнки “журналистның теле бер редакциядә шомарырга тиеш, төрле җирләрдә практика үтеп ул телен бозарга мөмкин”, – дип белдерде Гөлсинә ханым.

Айгөл Шәрәфетдинова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.