Язучылар берлегендә журналист Алсу Хәсәнованы искә алдылар

Күз яшьләре, тормышның нигә шулчаклы хаксыз булуы турында фикер алышулар, сагыш тулы җырлар, тойгылар өермәсе … боларның барсын да Татарстан Язучылар берлегендә үткәрелгән кичәдә күреп, ишетеп һәм тоеп була иде. Чара  танылган татар журналисты – Алсу Хәсәнованы искә алуга багышланды.

Әлеге каләм остасы үз язмаларында мәдәният, әдәбият-сәнгать мәсьәләләрен генә түгел, көнкүреш  проблемаларын ачык күтәрә белүе, һөнәренә бар күңеле белән бирелгән булуы, профессиональ кыюлыгы белән дан казанган шәхес. Белүебезчә, 2015 нче ел Алсу Хәсәнованы арабыздан алып китте. Сәбәбе: мәрхәмәтсез яман шеш.

Хәтер кичәсе башлана… Зал тып-тын.

Программаны тулысы белән Мөнирә Хәбибуллина әзерләсә дә, бу чарада Алсуның хезмәттәшләре – «Ватаным Татарстан» газетасы журналистлары, әнисе, аның иҗат юлы буенча баручылар, яшь студентлар һәм Татарстанның атказанган артистлары катнашты. Берсе дә читтә калмады, һәрберсенең Алсу турында әйтер сүзе бар иде.

Иң очкынлы сүзләр исә, «Ватаным Татарстан» гәҗитенең баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәровтан яңгырады:

– Алсуны роза чәчәгенә охшатам: үзе гүзәл, ләкин шул ук вакытта чәнечкеле дә. Дөньяга мөнәсәбәтен белдереп, самимилеге белән үз артыннан алып баручы, үзенә ышандыра алучы кеше иде ул… Алсуның үрнәге башкаларны да иҗат итәргә этәрә… Бу дөньяга кешенең берсе дә юкка гына килми бит, һәрберсенең аерым вазыйфасы бар. Алсу исә үз максатын ачык күрде – үзен халыкка багышлады. Халыкның аңына, карашына тәэсир итү, тирә-як дөньяга карата битараф калмаска өйрәтү теләге белән янып яшәде. Әйе, шушы дәвердә ул дөрләп янды да, көтмәгәндә суга төшкән кебек тә юк та булды… Бүгенге көндә Алсу кебек тормышка битараф булмаган яшь журналистлар саны арта бара. Шуңа шатланам.

Моңа дәлил буларак, Алсу Хәсәнова исемендәге премия КФУның журналистика бүлегенең икенче курс студенты – Гарифуллина Чулпанга тапшырылды. Искәртеп үтик, әлеге премия Алсу Хәсәнова вафатыннан соң, Татарстан Республикасы Журналистлар президиумы тарафыннан 2016 нчы елда кабул ителде. Аның иң беренчесе 2016 нчы елда  Гөлүсә Батталовага бирелде.

Әлеге чара гади хәтер кичәсе генә түгел, ул яшь журналистлар өчен илһам алу мөмкинлеге дә булды. Алсу Хәсәнова хәзер дә алга таба канатлар куярга ярдәм итә.

Сиринә Сәхәпова. Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студенты.