Җылы көннәр кайчан булачак?

Бүген җәйнең беренче көне булса да, һава торышы җәй көнендәге сыман түгел. Аномаль суыклар бу атнаның якшәмбесенә кадәр булыр фаразлана. Моның ни белән бәйле булуы турында КФУ профессоры Юрий Перведенцев сөйләде.

«Салкын һава торышы, бүген төшкән кар төньяк-көнчыгыш циклон, Арктиканың суык җилләре хакимлек итү нәтиҗәсе. Температураның уртача күрсәткечләре 16 градус җылы булырга тиеш булса да, норма 8 градуска түбән. Бүген көндез 9 градус кына җылы була, ә төнлә — нибары 3 градус. Норма буенча бүген көндезге температура — 25, ә төнлә — 16 градус җылы булырга тиеш иде».

Фаразлар буенча һава торышы якшәмбе көнне генә үзгәрәчәк. Бу көнне көндез — 18, ә төнлә 11 градус җылы булыр дип көтелә. Җылы көннәр чәршәмбе көнгә кадәр булыр дип фаразлана. Дүшәмбе, 4 июнь көнне көндез 21, ә төнлә 14 градус җылы булачак икән.

5 июньдә көндез — 24, ә төнлә — 14 градус җылы көтелә. Чәршәмбе җылы булуга карамастан, яңгыр булуы фаразлана.