Җылы көннәр якшәмбегә кадәр дәвам итә

Республика башкаласы Казанда киләсе көннәрдә һава торышы антициклон йогынтысында булачак. Август ахырында һәм көзнең беренче атнасында күзәтелгән җылы һәм коры һава торышы алдагы ункөнлектә дә дәвам итәчәк. Казандагы һава торышы турында тулырак итеп Россиянең Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына таянып КФУның матбугат хезмәтенә профессор Юрий Перведенцев сөйләгән. 

Аның әйтүенчә, антициклонның үзәге Россиянең европа өлешендә урнашкан. Астрономик яктан көз әле җитмәгән. Шулай итеп Казанда хәзер аз болытлы, кояшлы һәм явым-төшемнәрсез.

Казан университетының метеостанциясе мәгълүматларына караганда, 9 сентябрьдә һава температурасы 22,5 градус җылы булган.

Климатик нормаларга килгәндә, сентябрь башында тәүлекнең уратача һава температурасы 16, ә ай ахырында 8 градус җылы булырга тиеш. Хәзер бу күрсәткеч нормадан 3 градуска артык.

Иртәгә, пәнҗешәмбе көнне, бераз болытлы һәм явым-төшемнәрсез һава торышы булачак. Температура көндез — 24, төнлә — 12 градус җылы. Җомга, 13 нче сентябрьдә алмашынучан болытлы һава торышы, кыска вакытлы яңгыр көтелә. Көндез һава температурасы 23, төнлә 14 градус җылы булыр дип фаразлана. Шимбә, 14 нче сентябрьдә болытлы һава торышы, көндез 22, ә төнлә 11 градус җылы булыр дип көтелә.

Ю.Перведенцев әйтүенчә, җылы көннәр якшәмбегә кадәр дәвам итәчәк. Шул көннән башлап, салкын фронтның үтеп керүе көтелә, әмма ул да безне читләтеп үтә ала.