Җырчы, рәссам, язучы-шагыйрь …

Иртәгә, 29 сентябрьдә, КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең шоу-румында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Республикабызның Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ренат Ибраһимов белән очрашу булачак! Башлана: 13:00 сәгатьтә. 

Ренат Ибраһимов 1947 елның 20 нче ноябрендә Украинаның Львов шәһәрендә хәрби гаиләдә дөньяга килә. Берничә елдан алар Казанга күченеп кайталар. Ул музыка мәктәбендә домра сыйныфындаибелем ала, кечкенәдән үк классик җырларны һәм арияләрне җырлап үсә. 16 яшеннән үзешчән эстрада оркестрында җырлап йөри. Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлеген тәмамлый. Ренат Ибраһимов бүген Мәскәүдә яшәп иҗат итә. Ул киңкырлы талант иясе. Җырчы гына булудан тыш, рәссам да, язучы да, шагыйрь дә хәтта. Быел яз аның Милли китапханәдә аның «Избранное» дип аталган басма һәм аудиокитабы тәкъдим ителде. 

Әлеге хезмәт Ренат Ибраһимовның беренче китабы. Шуңа бигрәк тә кадерле ул аның өчен. “По морю жизни”, “На корабле моей судьбы”, “Под парусом любви” – китапның бүлекләрен җырчы шулай дип исемләгән. Нибары  288 биттән торган китапта җырчының биографиясе, нәсел тарихы тасвирлана,тамашачылар өчен билгеле булмаган фактлар ачыклана, Ренат Ибраһимов үзе белгән, аралашкан кешеләр турында истәлекләр тупланган.

Китапны тәкъдим итү кичәсен иҗатташ дусты Разил Вәлиев тәкъдиме белән Милли китапханәдә оештырганнар иде. Залда алма төшәрлек тә урын юк иде. Бары тик Ренат Ибраһимов иҗатына гашыйклар җыелган иде. Разил Вәлиев белән Ренат Ибраһимов дуслыгы моннан 50 ел элек башлана. Аның сәбәпчесе – композитор Рәшит Абдуллин була. Ул иҗат иткән көйгә шагыйрь Разил Вәлиев шигырь яза. Шулай итеп “Төсле җыр” дигән әсәр туа. Ул бүген дә еш яңгырый.

– Ренат Ибраһимовның бөек җырчы икәнен беләбез. Аның рәссам икәнен дә белә идем икәү Зарипов остаханәсенә йөрдек. Әмма китап язуы шаккатмалы булды. Бер кичтә укып чыктым. Ышанмыйча гына укый башлаган идем, — дигән иде безгә ул чакта Разил Вәлиев.

Ренат Ибраһимовның үзе турында яза башлаган китабы татар халкы, аның мәдәнияты, сәнгате турында кечкенә генә энциклопедиягә әверелгән. Китапның гомере озын булыр дигән фикердә шагыйрь Разил Вәлиев. Ренат Ибраһимовка багышланган шигыре булмаса да, һәр җырым аңа атап язылган кебек ди Разил Вәлиев.    

Ренат Ибраһимов 50 елдан артык мәдәниятебезгә армый-талмый хезмәт итә. Тумыштан аңа Ходайның искиткеч бүләге – баритон тавышының сирәк тембры бирелә. Казан дәүләт консерваториясен тәмамлауга ук ул совет җыр эстрадасының иң популяр җырчыларына әверелә. Моннан тыш М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшләвен дә дәвам итә. Рус, татар, классик җырларны, романсларны бертигез дәрәҗәдә профессиональ башкаруы белән башкалардан аерылып тора. Күпкырлы шәхес булуга карамастан, күңеленә эстрада якын икәнен яшерми. Әмма репуртуарга килгәндә, бер генә җырны да аерып әйтәсе килми ди. Тик шулай да җырчы өчен аны гомере буе озата килгән, балачактан яхшы таныш булган, милләтебезнең бар моңын үзенә сеңдергән бер җыр бар – “Ай, былбылым!” Кайда гына чыгыш ясамасын, Ренат Ибраһимов нәкъ менә әлеге әсәрне башкарырыга тырыша.

Ренат Ибраһимовның әнисе буенча тамырлары Кукмара районына барып тоташа. Казанда яшәгән кечкенә Ренатның җәйге каникуллары да шул төбәктә әбисе янында үтә. Аның әле бүген дә туган ягын онытмавы күпләргә үрнәк булып тора.

Ренат Ибраһимовның туган урыны буларак Украинаның Львов шәһәре теркәлгән. Әмма балачагы, яшьлеге узган, Тукай әйтмешли дөньяга күзе ачылган урын – Казан шәһәре. Китапта да инде тарихта калган, узган гасырның 60-70 нче елларындагы Казан сурәтләнә. Шул елларны сагынып яшим ди автор.

Ренат Ибраһимовның беренче китабы бары тик 2000 тираж белән басылган. Әмма тынгысыз авторның планнары зурдан: көз көне – 70 яшьлек юбилее уңаеннан Казанда концерты узачак. Әлеге вакыйгага багышлап яңа мәкаләләр, фотолар, документлар белән бизәлгән зур китап әзерләнә. Татар халкы – дөньяда билгеле милләт. Аны күбрәк Муса Җәлил, Тукай аша беләләр. Соңгы елларда алар исемлегенә Ренат Ибраһимов та өстәлде. Шуңа милләтебезнең аңа карата хөрмәте чиксез.