Юбилей дәвам итә

«Ватаным Татарстан» газетасының 100 еллык юбилее дәвам итә. Күптән түгел филармония концертлар залында төп тантана булса, 21 майда исә КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең Ф.Әгъзамов исемендәге аудиториядә Халыкара фәнни-гамәли конференция узды.

100 яшьлек басманың, билгеле, өйрәнер тарихы, фәнни мирасы, киләчәк буынга җиткерер яңалыгы бар. Фәнни калыпларга салынып тикшерелгән «Ватаным Татарстан» газетасы белән без дә якыннан таныштык. Без дигәнем ул – журналистикага катышы булган кешеләр: «Татмедиа» җитәкчесе Илдар Миргалимов, татар журналистикасы кафедрасы мөдире – Васил Гарифуллин, юбиляр газетаның баш мөхәррире – Миңназыйм Сәфәров һәм студентлар. «Ватаным Татарстан» газетасының 100 еллык юбилеена багышланган Халыкара конференция журналистика Югары мәктәбенең Ф.Әгъзамов исемендәге аудиториядә булды. Кемдер басманың тарихын, андагы язмаларны өйрәнсә, икенчеләр жанр төрлелеген тикшергән иде. Студентларда да бер гасырлык газетаның кызыксындыру тудырганы сөендерә. Димәк, шушы 100 ел эчендә редакциянең башкарган эшләрен югары бәяләргә кирәк, югыйсә, бүген күп кенә яшьләр газета-журнал укымый дип әйтәбез. «Ватаным Татарстан»ның озын гомерле булуында, бүген дә укучыларын югалтмавында нинди сер бар микән соң? Бәлки, үз эшен яратып башкаручы журналистлар, бердәм коллективтадыр моның сәбәбе. Шулай ук: «Журналистика бизнеска корылган булырга тиеш түгел. Андый басмаларның гомере озын булмый», — дип тә өстәде Миңназыйм Сәфәров.

Алдан әйтеп үткәнчә, фәнни конференциядә катнашучыларның төп өлешен студентлар тәшкил итте.

– Татар журналистикасы бүлегенә укырга кергәч тә, иң беренче чиратта «Ватаным Татарстан» редакциясе белән таныштык. Студент буларак иҗат ителгән тәүге язмалар да шунда дөнья күрде. Минем үземә мәдәният өлкәсе якын. «Ватаным Татарстан”дагы әлеге сәхифәне мин фәнни эшемдә дә өйрәндем. Гөлинә Гыймадованың язмалары белән моңа кадәр дә танышып бара идем, шуңа күрә “татар фильмнары ни өчен төшерелми”, “эстрададагы проблемалар”, “балалар өчен нигә яңа спектакльләр куелмый” дигән мәсьәләләргә ачыклык кертү җиңелрәк булды миңа. “Ватаным Татарстанда юк-бар әйбер язылмый, үзеңне кызыксындырган темага язмаларны табып була. Бәлки, шуның белән дә аерылып торадыр бер гасырлык басма, – дип сөйләде татар журналистикасы бүлегендә укучы Марсилә Фәхертдинова.

Алинә Юнысова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.