Юбилейга фәнни десант

Казан федераль университеты 215 яшьлек юбилеен 25нче октябрьдән – 29нчы ноябрьгә кадәр Татарстаныбызның 18 шәһәрендә бәйрәм итәргә планлаштыра! Әлеге грандиоз акция исә «КФУның фәнни десанты» исеме астында узачак. Бу хакта «Татар-информ» МА матбугат конференциясендә рәсми рәвештә хәбәр ителде.

«Берничә ай элек КФУда 10 нчы тапкыр «PROНаука» проекты булып узды. Хәзер исә без спикерларны Республика регионнарына да чыгарырга һәм эшләнмәләребезне шунда тәкъдим итәргә телибез. Әлбәттә, бу киңәйтелгән форматта булачак, әйткәнебезчә, 25 нче октябрьдән – 29 нчы ноябрьгә кадәр. Искәртеп узарга кирәк, бу акциягә иң кызык, мавыктыргыч һәм масштаблы эшләр генә сайлап алынды», — дип ассызыклады КФУның PR һәм реклама департаменты директоры Мөхтәрова Ләйлә Марат кызы.

«КФУның фәнни десанты» ул — 13 институттан, 1 югары мәктәптән, КФУның 1 факультетыннан һәм 2 филиалыннан фәнни-популяр лекцияләр, иҗади коллективлар чыгышы, кабул итү комиссиясе консультацияләре, мастер-класслар, викториналар, тәҗрибәләр… Мәсәлән, геология Институты «Үз маршрутыңны җый» квестын, математика һәм механика Институты роботны ничек эшләргә кирәклеге турында интерактив квест үткәрәчәк. Шулай ук гуманитар фәннәргә дә урын булачак, дип искәртеп узды КФУ хезмәткәрләре.

Күпләрне шатландырган хәбәр дә яңгырады әлеге пресс-конференциядә: «КФУның фәнни десанты» акциясендә һәм «PROНаука» проектында керү бушлай! Әмма аудиториядә, мастер-классларда һәм интерактивларда утыру урыннарын исәпләү өчен алдан теркәлү узарга кирәк. КФУның PR һәм реклама департаменты директоры урынбасары Никитина Ксения Александр кызы хәбәр иткәнчә, «КФУ фәнни десанты» проектына теркәлү ВКонтакте социаль челтәрендә шул исемдәге чара төркемендә инде ачылган.

Пресс-конференция азагында 30 ноябрьдә югары уку йортының икенче корпусында «КФУның фәнни десанты» акциясен «Төн формуласы» исеме астындагы 11нче «PROНаука» проекты күчмә чаралар сериясен тәмамлаячагын да әйтеп уздылар.

«КФУның фәнни десанты» акциясе узачак шәһәрләр:

Апас – 25.10.2019

Актаныш – 29.10.2019

Лениногорск – 30.10.2019

Мамадыш – 31.10.2019

Әлмәт – 01.11.2019

Менделеевск – 05.11.2019

Чистай – 06.11.2019

Минзәлә – 07.11.2019

Норлат – 08.11.2019

Алабуга – 09.11.2019

Зәй – 12.11. 2019

Әгерҗе – 13.11.2019

Мөслим – 14.11.2019

Бөгелмә – 15.11.2019

Азнакай – 20.11.2019

Сарман – 21.11.2019

Арча – 22.11.2019

Яр Чаллы – 27.11.2019

Илүзә Касыймова. КФУ Журналистика ёщм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.