Югары белем өчен кредит алыр идеңме?

Югары белем алу киләчәккә яхшы инвестиция булып тора. Вузларда бюджет урыннары саны чикләнгән, ә дәрәҗәле уку йортларында конкурс елдан-ел арта. Әгәр югары уку йортына укырга керергә теләүче БДИ буенча кирәкле балл җыя алмаса, документларын коммерция нигезендә уку йортына тапшырырга мәҗбүр була. Ләкин кайбер гаиләләргә түләүле уку кыен. Шуңа бәйле рәвештә, булачак студентлар өчен кредит бирүдә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып банк өлкәсе.

Студентларга финанс ярдәм бирү практикасы безгә Европа һәм АКШтан килә. АКШта студентларның 60%ы югары белемне кредит ярдәме белән ала.

Белем бирү кредиты гадәти кулланучы кредитыннан кайсы ягы белән аерыла? Бу ташламалы түләү чоры: студент тарафыннан белем алган вакытта заемга процентлар гына түләнә, ә бурычның төп суммасы вузны тәмамлаганнан соң ук тигез өлешләп һәм эшкә урнашканнан соң түләнә. Кредит алу өчен беренче курс студенты мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Кредит бирү өчен төп шарт булып студентның конкрет югары уку йортына, колледжга кабул ителүе мөһим. Бурычка алучы өчен түбәндәге мәҗбүри шартлар: беренчедән, яше 14 яшьтән дә кечерәк булмаска, җаваплылыкны үз өстенә алучы әти – әнисе яки туганнары булу, икенчедән, 18 яшьтән башлап, кредит каплый торган даими керем белән эшкә урнашу.

Белем бирү кредитын күп кенә кешеләр югары уку йортында уку өчен генә бирелә дип уйлыйлар. Әлеге кредитны түбәндәге уку төрләренә алырга мөмкин: икенче югары белем алу, көллият һәм училищеларда һөнәри әзерлек, тел, муниципаль идарә буенча курслар узу, магистратурада яки аспирантурада уку, квалификация күтәрү.

Укыту формасы төрле булырга мөмкин: көндезге, читтән торып яки дистацион. Әмма уку өчен кредит алганда шуны истә тотарга кирәк:

– сайланган югары уку йорты банк тарафыннан хупланган һәм рәсми сайтта урнаштырылган исемлеккә кертелгән булырга тиеш.

КФУга коммерция нигезендә көндезге бүлеккә укырга кабул ителгән студент кайсы банкка мөрәҗәгать итә ала? Аларның шартлары һәм процент ставкалары буенча берничә вариант белән танышып китик.

“Почта банк” еллык 9,9 % белән кредит бирә. Банкның төп шартлары: заемчыга 18 яшь, соңгы эш урынында 3 айдан да ким булмаган эш стажы, РФ гражданины булу, РФның теләсә кайсы субъектында даими теркәлү, контакт яки йорт телефоны булу. Казан (Идел буе ) федераль университеты бу банкның исемлегенә керә.

«Альфа – Банк»ның заемчыга карата таләпләре “ Почта банк” таләпләренә охшаш, әмма гариза бирүченең белем бирү кредитына кагылышлы яше 21 яшьтән өлкәнрәк, соңгы эш урынынында хезмәт стажы кимендә 3 ай булган затлар исәп тота ала. Бу заемчылар өчен зур минус булып тора, чөнки студенларның күбесе 17 яше тулган кичәге мәктәп укучылары. Икенче минус – югары процент ставкасы. Өченче минус – сайтның онлайн – калькуляторы булмавы.

“Райффайзен банк” беренче елга белем алу кредитын 11,99% белән бирә. Ә икенче елга финанс яклау программасын тоташтыру шарты белән 9,99 % ка төшерә. Өстәмә шартлардан башка процент ставкасы 15,99%. Шулай ук яше һәм керемнәре турындагы белешмәләр бирү буенча бурычка алучының таләпләре дә шактый зур: кредит бирү вакытына сезгә 23 яшь , 2 НДФЛ белешмәсе буенча соңгы эш урыныннан уртача керем 15 мең сум тәшкил итәргә тиеш.

Санап киткән шартлар һәм кредит буенча түләнә торган процентлар турында белеп, хәзерге КФУ студентлары ни сайлаганнары турында белергә кызык. Шуңа күрә 4 нче курслар арасында кечкенә генә бер сораштыру үткәрдек. Барысына да бер үк сорау бирелде: “Әгәр дә бюджет урынына эләгеп булмаса, уку өчен син студентларга бирелә торган кредит алыр идеңме?” Җаваплар бересеннән-берсе кызык булып чыкты:

Фәнүзә Сираҗиева – Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе:

– Әгәр дә ул тирән белем, яхшы тәҗрибә бирә торган югары уку йорты булса, ник әле мондый мөмкинлеккә ризалашмаска?

 Гөлия Сөнгатова – Идарә, икътисад һәм финанслар институты:

– Әгәр дә мин бу институтка бюджет урынына керә алмасам, документлар биргән башка юнәлештә урын булган институтка кереп укыйм. Ләкин бюджет урыннары бөтенләй булмаса, укуы арзанрак торган югары белем учреждениясен сайлап, акчаны туганнардан булса да бурычка алып, түләп укырга керер идем.

Энҗе Гыйззәтова – Л.Толстой ис. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты:

– Мин бюджетта укыйм, шуңа күрә мондый мөмкинлекләр турында ишеткәнем юк.  Әгәр дә әти- әни генә кертергә теләгән урын булса, бәлки, кредит алыныр иде. Минем өчен, бу вариант бераз куркыныч, чөнки уку максатына алынган кредит, белем бирү дәрәҗәсе түбән булып, өметне акламаска мөмкин.

Һәркем кредит алыргамы яки алмаскамы икәнен үзе хәл итә. Дөрес, процент ставкалары югары, һәр гаилә мондый түләүләрне үти алмый. Әмма күп кенә студентларга укырга дип кредит алу дәрәҗәле белем үзләштерү өчен реаль һәм бердәнбер мөмкинлек булып кала бирә. Әгәр кредит алырга карар кабул ителгән икән, игътибар белән аның шартлары белән танышыгыз, интернеттан реаль фикерләрне эзләгез, уку өчен кредитын алган танышларыгыз булса, алардан бөтен нечкәлекләр турында сораштырыгыз.

Ләйсән ГАЛИУЛЛИНА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.