Югары уку йортларында олимпиадаларга теркәлү башланды

Югары уку йортлары укучыларны олимпиадаларда катнашу өчен терки башлады. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Югары уку йортларына кергәндә ташламалар алу өчен укучыларның олимпиадаларда ирешкән нәтиҗәләре турында карарны Россия Фән һәм югары белем министрлыгы раслый. Аларның профильләре өч дәрәҗәгә бүленә.

Иң югарысы — беренче дәрәҗә. Нәкъ менә ул абитуриентларга иң зур ташлама, хәтта конкурстан тыш кабул ителү мөмкинлеге дә бирә. Икенче вариант — БДИ яки керү имтиханы сыйфатында 100 балл алу.

Бер олимпиадада төрле дәрәҗәдәге профильләр булырга мөмкин.

«Татар информ» МА.