Югары уку йорты мөгаллимнәренә грантлар кайчан бирелә башлар?

Россия Президенты Владимир Путин югары уку йорты укытучылары өчен грантлар булдыру турында уйларга вәгъдә итте. Бу хакта ул Урал федераль округы университеты студентлары һәм аспирантлары белән очрашуда әйтте. Бу турыда ТАСС агентлыгына сылтама белән “Башинформ” яза.

“Бездә грант ярдәменең тулы җыелмасы бар, шул исәптән яшь тикшеренүчеләр өчен дә. Укытучыларны аерым билгеләргә кирәк микән? Моны уйлап бетерергә кирәк. Карарбыз, уйлашырбыз”, — дип яза ТАСС дәүләт башлыгы сүзләрен.

Президент әйтүенчә, хәзерге вакытта яшь тикшеренүчеләргә грантлар шактый тигез бүленә. “Әгәр без югары уку йортларында фәнне һәм тикшеренү эшен берләштерсәк, уку йорты фәне турында сөйләгәндә без укытучыларны күздә тотабыз. Укытучылар өчен аерым грантлар бүлү мөмкинме, белмим? Мөгаен, мөмкиндер”, — диде ул.

Югары уку йортлары өчен укытучылар әзерләү  мәсьәләсе һәрвакыт кискен торачак, бу бигрәк тә мәгариф өлкәсендәге яңа бурычлар белән бәйле, диде Путин.

«Татар-информ»

Фото: Znak.com