Юлда эзләнгән гаделлек

“Казан – Мәскәү” поездына утырып, илебез башкаласына юл тоттым. Көзге Казан, шау-шулы вокзал мәскәүлеләргә сәлам юллап, мине озатып калды. Рәхәт тә шул поезда барулары… Үзенә генә хас “тәме” бар мондый сәфәрләрнең.Тәрәзәгә текәлеп тирә-юньне күзәтеп бару дисеңме, рельслар тавышын тыңлап уйланулар дисеңме… Җанга ниндидер тынычлык, рәхәтлек иңдерә мондый юллар. Бер тартмага тупланган фикерләрне ниһаять “чистартырга” мөмкинчелек табыла шул мәлдә. Поездның тагын бер рәхәт ягы бар: ул да булса, кайнар чәй әчеп, купедагы күршеләрең белән бергә гәп кору. Биредә бик тиз туганнарча, җылы мохит урнаша. Әңгәмәдәшләрем урта яшьтәге ханымнар, араларында минем яшьләр тирәсендәге кыз да бар.

Дөнья хәлләрен, яңалыкларны барлап, һәрберсе үз тарихы, үз тәҗрибәсе белән бүлешкәч, гаделлек темасына да барып җиттек. Язмышлар, кешеләр төрле, ә максатлар уртак. Һәрбер адәм баласы үз дөреслеген хуплап, бәхетле булырга омтыла. “Сезнеңчә бүгенге көндә гаделлек бармы? Нәрсә соң ул дөреслек?”, дип сорыйм күршеләремнән. Яшьтием дөреслекне реаль яшәешкә, чынбарлыкка тиңләп, “…ул – акча”, дип шаярта. Ханымнарның берсе тормышта булган вакыйганы тавсвирлап, ирексездән дөреслекнең юклыгын дәлилли. Икенчесе исә, “кем өчендер бар, ә кем өчендер юк. Аны һәркем үзе хәл итә”, — дип фикерен яңгыратты,  ягъни, син үз тирәлегеңдәге гаделлекне үзең тудырырга тиеш. Ул йә була, йә юк… Аның барлыгын да, юклыгын да, дәрәҗәсен дә син билгелисең. Әңгәмәбез куерганнан куера, фәлсәфәгә таба юнәлеш ала. Мәңгелек гомумкешелек кыйммәтләре турында сүз барганда, фәлсәфәгә кагылмыйча ерып чыгу мөмкин түгелдер. Биредә аяусыз хакыйкатькә алып бара торган бер юл бар. Әйтик, мин гаделлеккә санап йөргән чынбарлык, башкалар өчен дөреслеккә бөтенләй туры килмәскә мөмкин. Һәрберебезнең дә үз дөреслеге бит.

Йомгак ясап, шундый нәтиҗәгә килергә мөмкин. Дөреслек бүген юк кебек тоелса да, ул иртәгә һичшиксез булачак, чөнки һәрбер адәм баласы гамәл дәфтәренең эчтәлеге өчен үзе җавап бирә. Һәрбер адымның, һәрбер сүзнең үз урыны бар…Бер генә гамәл дә җилгә очмый, ул киләчәкнең бер мизгелендә чагылыш таба. Кеше нидер хәл итү алдында калгач, авыр булса да, хаклыкка алып чыга торган ишекне сайларга тиеш, минемчә. Гаделлеккә ирешү юлы һәрчак ачык! Мондый адымнарның эзсез югалмаячагында минем шигем юк, бары тик анык акылны эшкә җигәргә кирәк. Ә сайлау мөмкинлеге кешегә һәрчак бирелә. Дөреслекнең иң отышлы юл икәнен киләчәк барыбер раслаячак.

Бар ул хаклык! Юкса, кеше яшәешнең мәгънәсе булмас иде. Үзебезгә, якыннарыбызга, гомумән, тирә-юньгә карата гадел булу – миңа калса, дөреслекнең нигезендә шул ята.  Поезд сызгырып ала да, алга чаба. Сораулар туып, сүзләр сөйләнеп торган арада, күпме еллар, күпме юллар үтелә.

Диләрә ФӘТТАХОВА, КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.

Фото: https://yandex.ru/images/search?from=tabbar&text=%D0%BF%D0%BE%D0%B5%D0%B7%D0%B4%D0%B0%20%D1%80%D0%B5%D0%BB%D1%8C%D1%81%D1%8B&pos=29&img_url=https%3A%2F%2Fimages.ctfassets.net%2Fmphsrs0et2he%2F7oNBXerE1DUeDP3XQMKMi0%2F23db5ec8192da0946e11a79122e27121%2Frails-3309912_1920.jpg&rpt=simage