Юлия Гарифуллина: «Джаз башкарырга яратам»

“Татар җырына мәхәббәт миңа әниемнән күчте”, — дип белдерә Юлия Гарифуллина. Пермь якларында үскән кыз инде биш яшеннән үк әнисен җитәкләгән килеш сәхнәдә чыгыш ясый һәм өлкә конкурс-фестивальләрендә беренче урыннар яулый. Билгеле, музыка аның язмышына язылган була. Пермь музыка училищесыннан соң, Мәскәү Дәүләт классик академиясенең “Дөнья музыка мәдәнияте” һәм “Эстрада-джаз музыкасы” факультетларын тәмамлап, Юлия бүгенге көндә профессиональ җырчы дәрәҗәсендә чыгыш ясый. Алай гына да түгел, ул “Бөтенроссия студентлар язы”, “Новая заря” Урал җыр фестивале, “Turkvision-2013” фестиваль-конкурслар катнашучысы, “Татар моңы” яшь башкаручылар фестивале җиңүчесе.

— Сезне Татарстан тамашачысы “Үзгәреш җиле” фестивале аша истә калдырды. Әлеге концертта катнашу иҗатыгызга яңа юнәлеш бирдеме?

— “Үзгәреш җиле” фестивале, чыннан да, минем өчен яңа карашлы, татар эстрадасында үзгә проект булды. Бу фестиваль татар җыр сәнгатенә дөньякүләм музыкаль тенденцияләр аша яңа юнәлеш бирүче башлангыч. Минемчә, безгә бу кирәк иде. Дөрес, күп тамашачылар джаз стилендә эшкәртелгән кайбер татар җырларын кабул итеп бетерә алмады һәм беренче тапкыр оештырылучы әлеге чарада барысы да идеаль булмагандыр. Тик бу татар җыр дөньясында зур адым. Гомумән, дөньякүләм дәрәҗәгә бер адым дип саныйм. Әлбәттә, карашлар төрле булды, тик халык яңа татар музыкасын ишетә алды. Ә бу камилләшергә һәм, фикерләрне исәпкә алып, тагын да яхшырак эшләргә этәргеч. Минем өчен, джаз музыкасы факультетын тәмамлаучы музыкант буларак, һәрбер номер шедевр булды. Музыкаль яктан алар барысы да зур кызыксыну уята. Фестивальдә мин «Кыр казлары артыннан» җырын башкардым. Оркестр тавышны көчәйтеп, ярдәм буларак уйнады, шуңа да татар мелодикасын югалмадык. Бу очракта тавыш һәм музыкантлар уйнавы бер-берсенә комачау итмәде, ә, киресенчә, җырны тулысынча ачып, бердәм матур музыкага әверелдерде.

Фестиваль минем күңелемдә бары яхшы тәэсирләр калдырды. Бигрәк тә Татарстаннан гына түгел, ә илнең төрле төбәкләреннән җыелган яшь, сәләтле җырчыларның күп булуы сөендерде. Шуңа да үз иҗатымда яңа музыкаль тенденцияләрне чагылдырырга һәм яңа үрләрне яуларга тырышам.

— Репертуарыгызга күбрәк халык һәм ретро җырларны сайларга тырышасызмы?

— Мин татар халык җырларын бик яратам. Һәм рәхәтләнеп башкарам да. Ретро-классик әсәрләрне дә репертуарыма алырга тырышам.

— Мәскәүдә концерт оештыру авыр эшме? Сезнең сольный концерттан соң нинди тәэсирләр калды?

— Мәскәүдә мин тере тавыш һәм музыкаль төркем белән чыгыш ясыйм. “Онлайн” төркеме белән без шактый вакыт бергә эшлибез. Тере инструменталь чыгыш белән берни чагыша алмый. Аның энергетикасы башка.

— Мәскәүдә татар диаспорасы татар җырларын һәм концертларын ничек кабул итә?

— Мәскәүдә “Әсәдуллаев йорты” татар мәдәни үзәге бар. Милләттәшләр башкалада гореф-гадәтләрне саклап, мәдәниятне онытмый яши. Мәскәүдә татарлар бик дус, бер-берсенә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Без бер зур мәдәни чараны да калдырмыйбыз. 2016 нчы елда республика җитәкчесе катнашында “Мәскәү-Татарстан күпере” оештырылды, шулай ук татар яшьләре җыены — “Хәрәкәт” фестивалендә мин үзем дә чыгыш ясыйм.

— Казанда еш буласызмы? Нинди чараларда чыгыш ясыйсыз?

— Мин 2014 нче елгы «Татар моңы» яшь башкаручылар фестивале җиңүчесе, «Emporio music fest» финалисты, сөйләп узган «Үзгәреш җиле» катнашучысы, шулай ук Минтимер Шәймиевның туган көне уңаеннан үткәрелүче ябык концертка да чакырулы идем.

— Төрле телләрдә, төрле юнәлешләрдә җырлауны профессионализмның күрсәткече дип саныйсызмы?

— Билгеле, мин татар җырында гына тукталып калмыйм. Төрле стильләрдә, төрле телләрдәге җырлар белән кызыксынам. Hindi телендә җырларга һәм джаз башкарырга бик яратам. Мәскәүдә төрле этно-музыка фестивальләрендә катнашам. Төрле стильләрдә җырлау, минемчә, профессионализмның билгесе дә. Әгәр дә син чын җырчы икән, димәк, җырның нинди телдә башкарылуы аерма бирмәскә тиеш.

— Гаилә белән иҗатны берләштерү авырмы? Тормыш иптәшегез кайсы юнәлештә эшли?

— Минем ирем белеме буенча шулай ук музыкант. Шуңа да без бер-беребез белән якын һәм фикерләребез уртак. Ул минем һәр башлангычымны хуплый, ә бу бик мөһим. Бүгенге көндә яңа җырлар һәм альбом өстендә эш алып барабыз.

Гөлшат Мингазизова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры. Фотолар шәхси архивтан алынды.