ЮНЕСКО исемлегенә тагын бер объект өстәлергә мөмкин

КФУның В.П. Энгельгардт исемендәге астрономик обсерваториясе ЮНЕСКО һәйкәле исемен дәгъвалый. 

21 нче августта КФУ ректоры Илшат Гафуров комплексны бөтендөнья мирас исемлегенә кертү перспективасы турында ЮНЕСКО вәкилләре белән фикерләште. ЮНЕСКОның генераль директоры Ирина Бокова ТР Дәүләт киңәшчесе, «Яңарыш» фонды җитәкчесе Минтимер Шәймиев, һәм «Роскосмос» директорының халыкара хезмәттәшлек буенча урынбасары Сергей Савельев белән КФУның бөтендөнья мирасы статусын алырга мөмкин обсерваторияне  карадылар.

Илшат Гафуров кунакларга үзе шәхсән В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономик обсерваторияне тәкъдим итте. 👏🏻