Зәңгәр экран нинди серләр саклый?

КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә татар журналистикасы белгечлеге буенча укучы 2 нче курс студентлары экран арты серләрен ача. 

onrp0wwnyrq

“Татарстан” Дәүләт телерадиокомпаниясенә оештырылган экскурсияне студентлар бик көтеп алды. Монда алар өчен профессиональ хезмәткәрләр, журналистлар белән аралашу мөмкинлеге дә бар иде һәм ул бик тә урынлы булды. Дәүләт  радиосында ничек эшлиләр? Кичке яңалыкларны кем әзерли? Аудио һәм видео файлларны ничек монтажларга? Шушы һәм булачак журналистларны борчыган башка сораулар да җавапсыз калмады.

Капка төбендә үк студентларны “Татарстан” радиосы журналисты Раил Садретдинов каршы алды. «Татарстан» Дәүләт радиосына сәяхәтне ул тарихтан башлап җибәрде. Россиядә беренче тапкыр радио 1921 елның 1 май көнне Казанда яңгырый. Шул вакыттан радио дәвере башлана һәм башка шәһәрләрдә әлеге мәгълүмат чарасы кыска вакыт эчендә зур үсеш ала. Тик Казанда гына ул төрле каршылыклар аркасында алты елга тынып кала. 1927 елда  Шамил Усманов тырышлыгы  белән «Татарстан» радиосы телгә килә.

synddgbmfpu
Булачак татар журналистлары «Татарстан» радиосы коллективы белән

Бүгенге “Татарстан” радиосы ике зур редакциягә бүленгән:  әдәбият-сәнгать һәм иҗтимагый-сәяси тапшырулар редакциясе. Студентлар Татарстанның халык артисты, радионың төп дикторы Тәлгать Хаматшин һәм башка танылган журналистлар белән фикер алышты. Радио эшендә булган авырлыкларны, программа булдыру үзенчәлекләрен яшьләр гамәлдә,  барысын да үзләре күреп аңлады.

Экскурсиянең икенче өлеше заманча җиһазландырылган телестудиядә узды. Татарстанда телевидение 1950 нче елларда Лениногорск шәһәрендә барлыкка килә һәм алга таба Казанга —  Шамил Усманов урамына күчә һәм бүген дә шушында ук эшләп килә. «Татарстан» телеканалында  яңалыклар тапшыруын алып баручы Екатерина Сударева студентларга программа әзерләү серләрен чиште. Телеканал федераль проект буенча илебезнең башка төбәкләре белән беррәттән эшли. Монда журналистлар тыгыз график буенча, кыска гына вакыт арасында  сыйфатлы материал тапшырып өлгерергә тиеш. Яшь журналистлар алып баручы урыннарына утырып карый алдылар, сюжетны монтажлау процессын күзәттеләр, студиядәге техник чаралар мөмкинлекләре белән танышты.

aywzt6ommhw

Экскурсиядән студентлар рухланып, иҗади дәрт җыеп кайттылар. Яшь журналистлар өчен алдагы эшкә стимул бирүче  ачык ишекле урыннар күбрәк булсын иде дигән теләктә калабыз.

Ләйсән КАДЫЙРОВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең 2 нче курс студенты.