Үз илемдә якын миңа бәрәңге бакчасы да …. Авыл баласының Төркиядәге маҗаралары

“7 айга  ике генә тапкыр яңгыр күрү минем өчен шаккаткыч хәл иде!”

Шулай булмый ни, Арча якларында бит җил дә вакытында исеп яңгыр да вакытында ява. Сыйныфташым Фидәил Әхмәтҗанов белән күптән күрешкән юк иде инде. Хәл-әхвәлләрне “ВКонтакте”, бер-беребезнең кайда нишләп йөргәнен “Инстаграм” аша гына беләбез. Яшәсен Интернет!  Фидәилнең кайдадыр чит илләрдә йөргәнен шуннан күреп алдым да. 7 ай Төркиядә эшләп кайткан икән. Ничек тәвәккәлләгән? Гап-гади авыл баласында шундый батырлык каян килгән? Үзеннән сораштым.

Урламагайлары!

             «Дөресен генә әйткәндә, һаман бертөрлелек туйдырды. Татарстанда, Россиядә эшләгән эш гел зур шәһәрләргә бару белән бәйле булса да, үземне башка илдә сынап карыйсым килде. Читкә шулай озакка китәсемне якыннарым карарым бер атна калгач кына белделәр. Башта беркем ышанмады, бары тик шаяру гына дип кабул иттеләр. Барлык килешүләрне, визаны күрсәткәч кенә сүзләремнең дөрес булуы расланды. Бик җылы кабул иттеләр бу планнарымны. Әмма дуслардан тискәре фикерләр дә ишетергә туры килде. Паспортымны урлап берәр кирпеч заводына алып китәрләр, бөтенләй каршы алмаслар, алдарлар һәм башкалар, һәм башкалар…”

Егетнеке егетләрчә шул. Юлга чыкканда бернинди курку хисе юк иде, ди Фидәил.

«Сабыр гына кирәк-яракларны җыйдым, туганнарым, дусларым белән рәхәтләнеп бер утырдык. Бары яхшысы турында гына уйларга тырыштым, шуңадыр, мөгаен, өметләрем дә икеләтә акланды».

Багаж мәсьәләсе генә бераз борчып куйган. Үзе өч тапкыр төрле шәһәрләрдә туктап очса, кием-салым, кирәк яраклар тулы чемоданнары чит илгә транзит белән килгән. Әмма, шөкер, бар әйбере дә урынында булган.

Килешүдә — аниматор, ә чынлыкта..

Юк-юк, Фидәилне чыннан да кирпеч заводына алып киткәннәр икән дип борчыла күрмәгез. Безнең егетләр югалып калмый ул.

“Мине бик тә җылы кабул иттеләр. Аэропортка килеп төшү өчен кураторым исемем язылган тактачык, шампан шәрабе белән каршы алды, чемоданнарымны алып машинага салды, отельгә кайтып җиткәнче барысын да үзе эшләде. Минем татар икәнемне белгәч, бик гаҗәпләнделәр, моңа кадәр Татарстаннан килүчеләр булмаган икән. Бергә эшләгән егет-кызлар арасында аеру, кимсетү, кыерсыту беренче көннән алып соңгы көнгә кадәр булмады. Бик тиз дуслашып, барысы белән дә уртак тел таптык”

Шушы берничә ай эчендә генә дә ике һөнәр алмаштырган Фидәил.

«Башта мин килешүне аниматор булам дип тутырган идем, бераз соңрак планнар «официант на роликах»ка үзгәрде. Ахыр чиктә мин гомумән бармен булып эшләдем. Авыр булмады, үзеңә тиешле 8 сәгатьне эшләп кайтасың, калган вакытта син үзеңә-үзең хуҗа.

Иптәш булса да, Фидәилнең биографиясен алай ук тирәнтен өйрәнгәнем юк иде. Ул инде бармен булып Россиядә дә үзен сынап караган булып чыкты.

«Әлбәттә, үзебездә дә әшләргә була» — ди егет. — Әмма һаман да шул финанс ягы аерыла. Бездә бу һөнәр бик аз бәяләнә». Төркиядә исә бар да башкача. 8 сәгатьлек эш көне билгеләнгән икән, 8 сәгать эшлисең. Тоткарлый калсалар, я өстәмә түлиләр, я ял көне бирелә”.

Аңлыйм, понимаю, anlıyorum

            «Анда киткәнче татарча, русчадан кала бер тел дә белми идем (эчкә җылы йөгерә, әйеме?). Баштарак сүзлек, тәрҗемәче ярдәмендә аралаштым. Килүемә өч ай дигәндә төрекчә иркен сөйләшә башладым. Хәзер инглиз телен дә су кебек эчәм. Кирәк булса, бераз немецча да аралаша алам», — ди Фидәил.

Ә менә менталитет татарныкыннан нык аерылмый икән. Ни дисәң дә, тугандаш халык бит. Әмма «каплаган да туйган» дигән сүз дә туры килеп бетми икән шул төрекләргә.

«Мин бер дә кабул итә алмаган әйбер ул — аларның ярдәмчел булмаулары, эштә вакытта ул бик нык сизелде. Икенчесе — аларда хатын кызларга бездә булган кебек үк хөрмәт юк. Мәсәлән, автобуста, трамвайда барганда ирләрнең хатын-кызларга урын бирмәүләре – аларда норма санала.

Ямьле булса да торган җир…

Төркиядә яшәп карашлар нык үзгәрде, ди Фидәил. Кино белән чын тормыш аерыла икән шул.

“Төркиянең унлап шәһәрендә булдым. Халык артык бай яши димәс идем. Чисталык, үз-үзләрен карау һәм башка бик күп мәсьәләләрдә эшләп бетерәсе моментлар хәйран икән әле дигән нәтиҗәгә килдем”.

Шунда калу мәсьәләсен дә сораган идем, катгый “юк” дигән җавап ишеттем.

“Сүз дә юк, Төркия дә яшәү күпкә очсызрак. Елга бер-ике тапкыр кием запасын алмаштырсаң, җитә. Кышларын өйдә газ якмыйча да яшәп була. Ләкин җырдагыча: “үз илемдә якын миңа бәрәңге бакчасы да”. Туган якка тартылу бар, гаилә, туганнар, дуслар – барысы да Россиядә кала бит. Сагындыра”.

Туктап калмагыз!

“Төркиядә эшләргә җыенганнарга киңәшләрем шул: беренче адымны ясарга курыкмагыз, тәнкыйтьли калсалар, тыңлап та тормагыз. Эш буенча да куркасы юк, барысы да рәсми документлар буенча эшләнә, миннән, мәсәлән, бернинди чыгымнар таләп ителмәде. Отель, визадан алып самолетка билетларга, торуга, ашауга кадәр – барысы да түләнгән,» — ди Фидәил. — Шуңа да нәрсәдәндер куркып, бер урында туктап калырга ярамый. 8 илдә булып, шунда яшәп, эшләп караган кеше буларак әйтәм!”

Раилә Вәлиуллина. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникаөияләр югары мәктәбе студенты.

Фото: геройның шәхси архивыннан.