Уртача алганда, кеше көне буена 15000гə якын сүз əйтə. Бик зур сан, əйеме? Ə менə авазларның ничек ясалуы, авазлар ясалуда сөйлəм органнарының ничек катнашуы турында уйланганыгыз бар идеме? Бик сирəк кеше генə уйланадыр бу турыда, чөнки сөйлəшүебез, төрле сүзлəр əйтүебез безнең өчен инде гайре табигый хəл. Фонетика фəне дəреслəрендə авазларны өйрəнү белəн генə чиклəнмичə, сөйлəмебезнең дə серлəренə төшендек. Без, ягъни татар филологиясе һəм журналистикасы юнəлешендə белем алучы беренче курс студентлары, күптəн түгел генə эксперименталь фонетика кабинетында булып кайттык. Биредə безне Тəүзыйх абый каршы алды. Əлеге кешенең энергиясенə исең китəрлек: инде олы гына яшьтə булуына карамастан, ул — нəкъ яшьлəр кебек, хəтта кайбер яшьлəргə караганда да җитезрəк. Тəүзыйх абый безгə башта назəри аспектта тавыш дулкыннарының барлыкка килүе һəм тирəлеккə таралуы турында аңлатты. Ə безнең өчен иң кызыгы эксперименталь фонетиканың гамəли өлкəсе белəн танышу булды. Махсус техника белəн телəсə кайсы җөмлəне күпьяклап тикшереп була икəн лəбаса. Без гади генə тоелган “Гүзəл мəктəпкə бара” җөмлəсен тикшерергə алындык. Микрофонга əлеге җөмлəне əйткəннəн соң, махсус программа аны үзенең хəтерендə “эшкəртə” һəм əлеге җөмлəнең детальле анализын диаграммалар рəвешендə күрсəтə. Əлеге анализ үз эченə тавышның көчен, озынлыгын һəм башка аспектларны ала. Ə сез, мəсəлəн, үз исемегезне əйткəн чакта һəр аерым авазның нинди югарылыкта һəм нинди озынлыкта əйтелүен белəсезме? Шəхсəн минем өчен “Гүзəл” сүзендəге “г” авазының бик кыска əйтелүе һəм, акрынайтып тыңлаганда, бөтенлəй дə ишетелмəве кызыклы ачыш булды. Əлеге очрашуыбызның ахырында Тəүзыйх абый: ”Яшь чакта булдырган кадəр тырышырга, кызыксынырга кирəк”, – дигəн сүзлəр əйтте. Чыннан да, белемле кеше белəн аралашуы — үзе бер рəхəт, чөнки андый кеше телəсə нинди темага əңгəмə кора ала. Шушы нисбəттəн əйтеп үтəсем килə: эксперименталь фонетика кабинеты ишеклəре кызыксынучылар өчен һəрвакыт ачык. Килегез, кызыксыныгыз! Ə Тəүзыйх абый исə сезгə үзегезне кызыксындырган сорауларга җавап табарга һəм катлаулы, тик шул ук вакытта кызыклы сөйлəм серлəренə төшенергə ярдəм итəр.
Закирова Гүзəл