Зәй укучылары өчен «Фән төне» уздырылды

Зәй районында белем бирү оешмаларында һөнәр сайлау эшчәнлеге максатчан алып барыла. Әлеге эшчәнлекнең бер юнәлеше – республиканың югары уку йортлары белгечләре белән мәктәпләрдә очрашулар уздыру. Ә ул очрашулар соңгы вакытта төрле форматта оештырыла башлады. Шәһәрнең 4нче мәктәбендә Казан  федераль университетының Чаллы институты укытучылары белән узган очрашу “Фән төне” дип аталды. Бу «Зәй таңнары» газетасы хәбәр итә. 

Бу очраклы түгел, очрашуга шәһәрнең барлык мәктәпләреннән 10, 11нче сыйныф укучылары әти-әниләре белән килде. Мондый чарага әти-әниләр, эштә булу сәбәпле, көндез килә алмый, ”Фән төне” шуны искә алып оештырыла.

Очрашуда катнашучыларга уку йортына кабул итү шартлары, укыту процессы, белгечлекләр һ.б. турында мәгълүмат бирелде. Соңыннан төрле төркемнәрдә (8 юнәлештә) укучылар белән мастер-класслар, тестлар, викториналар уздырылды.

Зәй егет-кызлары КФУның Чаллы институтын читләтеп узмый. Быел гына да бирегә шәһәр-районның 11нче сыйныфны тәмамлаган 32 укучысы беренче курста укый башлаган.

Мәгълүмат «Татар-информ» МА алынды.