КФУ чаңгычылары Универсиадага эләгү өчен көрәшә

Зәйдә студентлар арасында бөтенроссия чаңгы ярышлары дәвам итә. Анда Россиянең 37 төбәгеннән 300дән артык спортчы катнаша. 

Бөтенроссия ярышлары 5 февраль көнне ачылды һәм 12сенә кадәр дәвам итәчәк. Тантаналы ачылышта Россиянең чаңгы ярышлары федерациясе президенты Е.Вяльбе һәм Татарстан Республикасының чаңгы ярышлары федерациясе президенты И.Фәрдиев катнаштылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча Красноярскида үтәчәк XXIX Бөтендөнья кышкы Универсиадага катнашачак Россия җыелма командасы составы ачыкланачак. Аның составына 16 спортчы керәчәк. 

Әлеге ярышларда КФУның җыелмасы хатын-кызлар командасы белән тәкъдим ителгән. Шушы 2 көн ярышлар нәтиҗәләре буенча Фундаменталь медицина һәм биология институты студенты, Чаңгы ярышлары буенча Россиянең спорт мастеры Алена Мельникова яхшы күрсәткечләр күрсәтте. Ул ирекле стиль буенча индивидуаль йөгерештә җиденче урынга ия булды. Өченче урынга нибары 12 секунд артык булды.