Үз көчеңне сына

Син каләм тибрәтәсеңме? Шигырь-хикәяләр язасың, әмма үзеңне зуррак жанрда сынап карыйсың киләме? Ә бәлки, кайбер һөнәри язучыларның да кулы җитмәгән хыял — СИНЕҢ әсәрең буенча төшерелгән видеофильмның экранда күрсәтелүен һәм интернет киңлекләренә таралуын телисеңдер?!

ИГЪТИБАР! КОНКУРС!

«Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсе татар телендә сценарийлар конкурсы игълан итә. Конкурста җиңеп чыккан сценарий буенча 45 минутлык үзешчән видеофильм төшерү күздә тотыла. Сценарий язу өчен таләпләр:
1. Текст Microsoft Word программасында, Times New Roman шрифтында, 14 кегль, 1,25 абзац чигенеше һәм 1,5 интервал белән җыелган булырга тиеш. Документ авторның исем-фамилиясе һәм әсәрнең исеме белән атала (мәсәлән, Сәгыйтова_Алсу.Язлар көтәм.doc). Әлеге кагыйдәләргә туры килмәгән текстлар кабул ителми!
2. Сценарийның алдында 1 бит күләмендә синопсис булырга тиеш. Синопсисның нәрсә икәнен һәм, гомумән, сценарий язу кагыйдәләрен гугл аша белергә мөмкин:)
Сценарий нәрсә турында, төп геройлар кемнәр, алар нәрсә эшлиләр, ни өчен шулай эшлиләр, конфликт ничек барлыкка килә һәи ни рәвешле чишелә — менә шул сорауларга синопсиста җавап булырга тиеш.
3. Сценарий студент яшьләр тормышын чагылдырырга тиеш (үзең укыган вуз, милли-мәдәни кыйммәтләр, тулай торак, дуслар-дошманнар, мәхәббәт, «Әллүки», китапханә, студентлар һәм укытучылар, активлык/пассивлык һ.б.). Иҗади тормыш белән бәйләнешле булса, тагы да хуп:) Ел фасылы — кыш-яз булуы мәгъкуль, Казан шәһәре, каһарманнар саны 6-8дән артмаска тиеш, күмәк картиналар (массовкалар) булырга мөмкин.
4. Фильм төшерүчеләр голливуд бюджетына ия булмаганга күрә, сценарий мөмкин кадәр студент бюджетына яраклаштырылган булырга тиеш, ягъни кыйммәтле яхталар, диңгез яры, ресторан, асылташлар таккан нечкә билле туташлар, Ламборджини, Бугатти Вейрон автомобильләрен иярләгән җегәрле егетләрне тасвирлаган сценарийлар истәлек итеп укыр өчен кызыклы булачак, әмма… мондый фильмнар төшерү ерак, бик ерак киләчәктә генә күзаллана.
5. Югарыда саналган таләпләргә җавап биргән сценарийлар 2016 елның 10нчы февраленә кадәрallyuki@yandex.ru адресына кабул ителә һәм мәртәбәле жюри әгъзаларына тапшырылачак. Конкурс нәтиҗәләре 24нче февральдән дә соңга калмый билгеле булачак.
Җирдә кеше булу өчен
Кеше күпме юллар үтә.
Ашкын, кешем! Сине җирдә
Еллар көтә, юллар көтә… (Зөлфәт)

АШКЫНЫГЫЗ, КАДЕРЛЕ ДУСЛАР! Хыяллар кул сузымында гына!