Үз көннәрен журналистлар ничек уздыра?

solidarnost-zurnalistov1 нче сентябь — белем көне. Кем өчендер көтеп алынган һәм дулкынландыргыч көн. Ә кемнәрдер бу көн озаграк җитмәсен иде дип телиләр. Укырга барасы килмәү һәм яңгырлы көн үзенекен итә: кәеф төшенке. Тик кәефсезләнергә һәм апатиягә бирелергә ашыкма. Сентябрьнең калган көннәре бик матур һәм күңелле булырга охшап тора. Мәсәлән, иртәгә 2 нче сентябрь  — Халыкара журналистлар берлдәмлеге көне. Шул хөрмәттән   2 сентябрь, сәгать 16:00 «МИР» Яшьләр мәгълүмат агентлыгында «Журналистику в молодежные массы: преемственность поколений» пресс-конференциясе үтәчәк.

Бирегә җыелган спикерләр хәзер яшьләрнең журналист һөнәре белән танышуы, яшьләрнең журналситикага килү-килмәү мәсьәләләрен, киләчәккә планнар һәм профессиональ үсешкә ирешү өчен нәрсә эшләргә кирәклеген сөйләшәчәкләр. 2555529b

«Кая барырга кирәк?» дип сорарга ашыкма, дустым. Бу очрашу Санкт-Петербург шәһәрендә узачак. Тик пресс-конференциянең турыдан-туры трансляциясен 1m.tv каналыннан карый аласың. Бергәләп бу чараны карыйк, хәзерге журналистика белән бергә атлыйк.