Үзәкне өзгеч “Яраланган йөрәк” онлайн-сериалы

Самарадагы яңа гына мәктәпне тәмамлаган Елизавета Иванова 12 яшьлекләрнең яңа кумиры. Instagram социаль челтәрендә беренче мәхәббәт хисе, мәктәп тәнәфесләрендәге гәйбәтләр, өй эшләрен күчерү турындагы сериал миллионлап караулар җыя.

“Видеоларны инде өченче ел төшерәм, әмма соңгы арада яшьүсмерләр проблемаларына кагылышлы “Яраланган мәхәббәт” сериалы өстендә эшлим. Аудитория җыю дигән максат юк иде, үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Бу фикер башымда күптәннән йөри иде инде, чөнки серияләрдәге очраклар барысы да минем мәктәп тормышымның мизгелләре.

Бөтен видеоларны да өемдә төшерәм, әбием дә ярдәм иткәли кайчак. Мин аңа видео төшерүем турында әйттем һәм минем белән һәрвакыттагыча аралашуын сорадым. Беркайчанда әбиемә махсус текст әзерләп биргәнем юк, бары тик нәрсә кирәклеген генә әйтәм. Мәсәлән: “Миңа өй эшен эшләргә кирәк, ә мин трай тибеп утырам”, дип кенә әйтәм, ә калганын әбием барысын да үзе эшли, үзенең кызык сүзләрен уйлап таба, минемчә, бу бик шәп!

Мин ике ел дәвамында Самараның драмтеатрында шөгыльлләндем, укырга да Мәскәүнең сәнгать институтына керәсе идем, әмма керә алмадым. Ләкин киләсе елга тагын бер кат  кереп карарга исәбем бар. Актерлык өчен тормыш тәҗрибәсе дә бик кирәк, бәлки бер елдан тәҗрибәм баеп китәр, укырга да керә алырмын”, − ди Лиза.

“Ранетки” төркеменең җырлары кулланылган “Яраланган йөрәк” сериалын Instagramда Елизаветаның шәхси битендә карап була. Уңайлырак булсын өчен #сериалразбитоесердце хештегы ярдәм итәчәк.

Айсылу Хафизова

АфишаDaily