Зөя буе театраль лабораториягә көтә

21 нче һәм 22 нче июль көннәрендә Зөя утравында театр белгечләре һәм театр сөючеләр бергә җыелачак. Аларны “Свияжск АРТель” дип аталган театраль лаборатория көтә. Лабораторияне Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы ярдәме белән хәзерге заман сәнгатенә ярдәм итүче “Живой город” фонды үткәрә.

Төп программа буенча, 22 нче июль көнне, тамашачылар 3 төркем әзерләгән спектакль эскизлары белән танышачак. Әлеге төркемнәр белән берсеннән-берсе танылган театр режиссерлары эшли: “Платон” сәнатъ фестиваленә нигез салучы, Воронеж камера театрының җитәкчесе Михаил Бычков, Мәскәү театрларының тынычлыгын урлаучы Всеволод Лисовский, ниһаять, Массимо Фурлан — швейцария актеры һәм режиссеры, дөнядагы иң данлыклы “Авион” театр фестиваленең катнашучысы.

Бычков тамашачы хозурына  Чеховның “Палата №6”, Лисовский — Мишель Фуконың “Надзирать и наказывать” , ә Фурлан  “В глубокой воде” перфомансын тәкъдим итәчәкләр.

Шулай да төп вакыйга булып (офф-программага кергән) 21 нче июль көнне күрсәтеләчәк Борис Хлебниковның “Аритмия” фильмы тора . Әлеге фильм күптән түгел “Кинотавр” кинофестивалендә җиңү яулады. Фильм 2 айдан гына прокатка чыгачак. Тик әлеге тамашага теркәлү инде ябык. Фильмны күрсәтү өчен “СТВ” кинокомпания җитәкчеләренең берсе Александр Архипов һәм режиссеры Борис Хлебников киләчәк .

“Свияжск АРТель”га килгән тамашачылар Дмитрий Волкостреловның  “Музей мест, которые” проекты белән дә таныша алачак. Музей кассасыннан билет аласын, сиңа программа һәм аудиогид бирәләр. Шулар ярдәмендә юлыңны дәвам итәсен. Утрау буенча төрле күрсәткечләр урнашкан. Шулар арасыннан үзеңнең урыныңны табарга тиешсен.

Җомга көнне кич лабораториядә катнашучыларны Всеволод Лисовскийның “Молчание на заданную тему” спектакле көтә, ә шимбә Россиянең данлыклы тәнкыйтчеләре Дмитрий Ренанский һәм Кристина Матвиенко белән заманча театр хакында дискуссия узачак.

“Живой город” фондының директоры Инна Яркова әйтүенчә: “Офф-программа” га кергән чаралар төнлә калучылар өчен үзенчә бонус булып тора. Алар өчен быел палаткалар шәһәрчеге төзелә. “Яңарыш” фондыннан рөхсәт алынган. Ике урынла палаткалар, туалет, җылы су, сакчылар, йокы капчыклары булачак. Исертә торган эчемлекләргә, учак кабызуларга тыю бар. Безгә тамашачы ял итү өчен генә түгел, ә уз өстендә эшләр өчен килә”- ди. 2 көнгә 1 палата бәясе 3000 сум тәшкил итә, 1 урынга-1500. Бронь ясар өчен +7 953 493 36 38 шалтыратырга кирәк.

Барырга теләүчеләргә Г.Камал театрыннан автобуслар да китәчәк. Лаборатория кысаларында үткән һәрбер чарага эләгү өчен,шулай ук автобус белән бару өчен дә әлеге сылтама аша кереп, теләгән чарага https://zhivoygorod.timepad.ru/events/  теркәлү узу мәҗбүри.

Ялларыгызны файдалы үткәрегез!

Гөлсу ТӨХВӘТУЛЛИНА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе магистры.