Үз-үзеңне изоляцияләү чорында студент тормышы

Үз-үзеңне изоляцияләү  режимы кертелгәч, күп кенә студентлар шәһәрдән авылларга кайтып китте. Тулай торакта калучылар да аз булмады. Бу режимга ияләшү бер дә җиңел түгел иде. Укулар да, хәтта имтиханнар да онлайн форматта узды.

Бу вакытта күп студентлар пара вакытларын онытты, кушымтага кермәде, кергәне микрофонын сүндереп йоклап утырды, укыганы да булды. Нинди генә ситуациягә эләксә дә, студент булгач, җаен таба алды.

Үзем авылга кайтырга булдым. Һавасы да чиста, диплом язарга да мөмкинлек күбрәк, ашарга да әзер, янәсе. Үземне шулай дип тынычландырырга тырыштым. Тырыштым! 9.00  торып, башта 14.00 кадәр ноутбуктан эштә, аннары 14.00 дән  кичке 17.00 кадәр укуда. Көн озын компьютер каршында утыру мине диванда тамыр җәяргә мәҗбүр итте. Уку беткәннән соң да бу диваннан торып китү ай-һай авыр булды да инде. Эшләргә уңай булсын дип розеткага чыбык та сузылды, телефон янда, ноутбук кулда, әниләр мыштым гына йөреп, минем утырган урынга ризык ташый.  Үзләре тавышланмый, колак кырые белән укытучы ни сөйләгәнен тыңлап, баш селки, уку авыр, янәсе.

Үзем шулай яшәдем, башка студентларның тормышы белән дә кызыксына башладым. Ә алар бу авыр вакытта ниләр эшләде икән соң?

Гүзәл Сабирҗанова, студент:

 “Март ахырында авылга кайттым. Озакка кайтам дип уйламаган идем. Әмма барлык планнар чәлперәмә килде. Ярый әле ноутбукны алган идем. Диплом язасы булгач, әзрәк күңел тынычланып куйды. Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында укыдым. Хәзер сессияне яптык. Практика һәм диплом эшләре бар. Бакча эшләре дә җитәрлек. Күңелсез дә, күңелле дә. Тулай торакны ябулары гына авыр булды. Теләгән вакытта барып та булмый. Авылда ятарга туры килә”.

Георгий, студент:

 “Март азагында өйгә кайтып киттем. Кечкенә генә шәһәрчегемдә ситуация бер дә үзгәрмәгән иде. Кешеләр үз-үзләрен изоляцияләми. Әниләр өйдән эшли башлый. Минем өчен үзгәрешләр булды. Уку бик авыр узды. Паралар бик күп. Өй эшләре күп. Буш вакыт юк. Күңелсез булмады. Һәр секунд саен уку башланасын белеп тордым. Уку беткәч, диплом башланды. Дачабыз бар. Анда да барып эшләргә кирәк. Эш күп, буш вакыт юк. Үз-үзеңне изоляцияләү беткәнен көтәм”.

Айсылу Нигмәтҗанова, студент:

“Минем өчен үз-үзеңне изоляцияләү чоры булмады. Элеккечә үк яшәдем дисәң дә була. Һәр көнне эшкә йөрдем. Өстәвенә дәресләр укыдык. Буш вакытта спорт белән шөгыльләндем, испан, төрек телләрен өйрәндем, китаплар укыдым”.

Раилә Вәлиуллина, студент:

 “Беренчедән, үз-үзеңне изоляцияләү вакытында, безнең уку дистанцион булды. Эшкә барырга җай чыкты. Авылда ул вакытта бакча эше башланмаган иде. Иптәш кыз белән Казанда калырга дигән фикергә килдек. Үзебез өчен дә, редакция өчен дә файдалырак булыр дип уйладык. Көндәлек маршрутыбыз эш, тулай торак кына булды. Кеше урамга чыгарга куркып йөри, ә безнең эштән кулга бирелгән документ булуы, кызыклы момент сыман тоелды. Эшкә законлы рәвештә барасың бит. Буш вакыт бик аз булды. Диплом язарга җай табарга тырыштым. Шул ук вакытта, авылга да кайтып килгәләдем”.

Психолог киңәше

КФУ Психология һәм мәгариф институты доценты, психология фәннәре кандидаты Рамил Гарифуллин үз киңәшләрен дә бирде.

Хәзер студентлар аеруча да стресс кичерә. Көне буе монитор каршында утырырга туры килә. Күзләре ара. Күбесе ноутбуктан кала, телефоннан утыра. Кечкенә генә экран башларын авырттыра. Студентлар психик яктан арый. Университетка барып укыганга караганда, өйдә уку күпкә авыррак.

Шуңа күрә психик халәтне сакларга кирәк, моның өчен берничә киңәш бирәм:

1. Туктап ял итеп алырга кирәк. Гел укып кына утырырга ярамый.

2. Утырып түгел, басып укырга кирәк. Минем студентларның кайберләре шулай итә.

3. Ял иткәндә сикереп, хәрәкәтләнеп алыгыз.

4. Күзләрне ял иттерергә онытмагыз. Башка массаж ясагыз.

Назлыгөл Мәсәлимова, КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.

Фото: https://pixabay.com/ru/photos