Замана журналистика алдына нинди бурычлар куя?

Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбендә матур традиция яши. Һәр елны февраль аенда биредә Казан университеты журналистика факультетының беренче деканы Флорид Әгъзамов истәлегенә багышланган “Әгъзамов укулары” дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция уза.

Моннан нәкъ бер ел элек Татарстанның зур телерадиокомпания директорлары, республика газеталары мөхәррирләре – Казан журналистика мәктәбенең ныклы нигезен корган галим Флорид Әгъзамовның шәкертләре катнашында Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбендә Флорид Әгъзамов исемен йөрткән аудитория ачылган иде. Быел да конференция шушы аудиториядә башланып китте. Аны ачып, институтның Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин, алга таба Флорид Әгъзамов исеме белән беррәттән журналистика факультетында озак еллар эшләгән, журналистика кадрлары әзерләүгә зур көч куйган башка мөгаллимнәрнең дә исемнәре шушы аудитория кысаларында мәңгеләштереләчәк дип хәбәр итте. “Бу үзенә күрә мемориал-аудитория булачак. Ул журналистика проблемалары турында фикер алышу мәйданы булыр,” – диде В.Гарифуллин.

Конференция катнашучыларын сәламләргә килгән Казан федераль университетының беренче проректоры, профессор Рияз Минзарипов сүзен Флорид Әгъзамов турында истәлекләр яңартудан башлады. “Флорид ага бик яхшы оештыручы, үз эшенең чын остасы, югары культурага ия галим иде. Аның турында бары тик уңай яктан гына сөйләп була,” – диде ул.

Рияз Минзарипов журналистика проблемаларына багышланган мондый конференциянең әһәмияте югары диде. Аның фикеренчә, журналистик белем алдында торган бурычларның берсе – иҗтимагый фикергә уңай йогынты ясый ала торган журналистларны тәрбияләү. Ә моның өчен Казан университетында кирәкле шартлар тудырылган. Аерым институт эшли, анда кызыклы шәхесләр белән очрашулар үтә. Бу да авторитетны күтәрүгә ярдәм итә дип саный Р.Минзарипов.

Милли журналистика аксакалы, бу өлкәдә 52 ел стажга ия Римзил Вәлиев пленар утырышта чыгыш ясап: “Сезнең алда басып торуым белән горурланам. Былтыр бирегә очраклы килеп эләктем һәм сөендем,” – диде. Аның чыгышы “Татар телендәге мәгълүмати мохитнең үсеш перспективалары” дигән темага багышланган иде. Журналист Римзил Вәлиев бүген Бөтендөнья татар конгрессының “Дөнья” студиясен җитәкли. Биредә ясалган материалны конгресс сайтыннан табарга мөмкин. Татарстанның мәгълүмати мохите бай. Татарстан – полилингваль республика. Римзил Вәлиев хәбәр иткәнчә, бүген татарча 49 газета, 10 журнал басыла. Аларның өчесе 2 телдә. Чуваш, удмурт телләрендә газеталар чыга. “Татарстан – телләр өлкәсендә федерализмны тәИРимэмин итә торган бердәнбер республика,” – ди Р.Вәлиев. Әлбәттә, мәгълүмати мохит булсын өчен иң беренче чиратта аудитория кирәк. Бүгенге модернизация, Р.Вәлиев фикеренчә, контентны яңартуга китерә. Икенчедән, журналистлар да замана белән бер адымда атларга тиеш.

Филология фәннәре докторы, профессор В.Гарифуллин “Татарстан Республикасында цифрлы тигезсезлекне бетерү проблемалары” дигән темага чыгыш ясады. Цифрлы тигезсезлекне халыкның замана уңайлыкларыннан – интернет, андагы дәүләт хезмәтләре порталларыннан һ.б. файдалану эше дип аңларга кирәк. Бу уңайдан республикада зур тикшеренү узган. Цифрлы тигезсезлек бүген кайбер очракта социаль тигезсезлек буларак та аңлатыла. Тикшеренүдәге кайбер саннарга күз салсак, Татарстанда цифрлы грамоталылык 4,42 балл белән бәяләнгән. Үзәк округта бу сан – 7, ә төньяк-көнбатыш округта – 6 балл. Интернетның ачык булу индексы – 4,5. Сораштыруда катнашучыларның 25%ы беркайчанда интернет белән кулланмауларын әйтә. 63% – күп хезмәтләрне интернет аша башкарып булу турында, ягъни мәгълүмати ярдәм турында белми һәм ишетмәгән. 40% – соңгы елда интернетта кулланмаган. Тикшеренү шулай ук миллли матбугат чараларының онлайн версияләренең тиешенчә эшләмәвен күрсәткән, ләкин шул ук газеталар зур тиражларга ия. Телевидениенең цифрлыга әйләнүе тагын бер тигезсезлек китереп чыгара – икътисади.

Профессор Светлана Шәйхетдинованың пленар утырышта ясаган чыгышы “Медиатекстны бәяләү критерие буларак “иҗтимагый әһәмият”” дигән темага багышланган иде. Светлана Каимовна инде берничә ел журналистика текстларын бәяләү буенча иҗтимагый коллегиянең төп эксперты. Аның чыгышы конкрет мисалларга нигезләнде. Галимәне иң борчыган нәрсә – соңгы арада журналистика турында томанлы күзаллау. Юкса, журналист җәмгыять мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиеш ләбаса. Светлана каимовна иҗтмагый әһәмият критериен – журналистның ярдәмгә мохтаҗ кешеләр янында булуы дип аңлатты.

Пленар утырышта иң актуаль һәм күпләрне борчыган чыгышларның берсе “Татарстан – яңа  гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстанның Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминовныкы булды. Ул цифрлы телевидениегә күчү вакытында төбәк телекомпанияләренең язмышына ачыклык кертте. Мәгълүм булганча, бөтен ил буенча цифрлы телевизион сигналга күчү башланды. Татарстанда бу процесс июль аенда тормышка ашырылачак. Аналоглы сигналдан баш тартуның төп мәгънәсе – сыйфатлы картинка. Моннан соң һәр гаилә югары сыйфатта түләүсез 20 канал карый алачак. Төбәк телевидениесе шушы 20 канал эчендә юк. Аны карау өчен түләргә кирәк булачак. Бу вәзгыятьтә төбәк телевидениесенең язмышы катлаулы. “Күпләр инде аны күмеп куярга да өлгерде, ләкин мин оптимист кеше,” – ди И. Әминов. Ул төбәк телевидениесен коткару буенча берничә юлны атады.

  1. 21 нче төймә турындагы канун.
  2. Интернет аша акча эшләү.
  3. Төбәк телевидениесе өчен ОТР каналында 2 сәгать вакыт биреләчәк. Татарстанда күрсәтү елына – 100 млн., Россия күләмендә тапшыруларны трансляцияләү – 100 млн.

Тагын бер күңелне җылыткан хәбәр – III, IV HD-форматтагы мультиплексны көтү. Татарстан бу эштә юридик яктан пионер була ала дип саный И.Әминов.

И.Әминов шулай ук телевидение өлкәсендәге соңгы тенденцияләргә аерым тукталды. Бүген видеоконтент җитештерүдә һәм таратуда телевидение монополиясе бетте диде ул. Телекомпания блоггерлар белән конкурентлык итә. Икенчедән, видеоконтентның күп өлеше күңел ачу белән бәйле. Акыллы, фикерне үстерә торган контент аз. Тагын гадәттән тыш хәлләр, “прикол” өчен ясалган видеоконтент күпчелекне тәшкил итә.

И.Әминов фикеренчә, бүген видеоконтент сугышы чоры җитте. Әйтик, блоггерлар белән конкуренциядә иң беренче планга – профессиональлек һәм сыйфат мәсьәләсе чыга. Аның нигезе – мультиплатформа. Кайда мөмкинлек бар – тапшыруларны шунда урнаштырырга. Социаль челтәрләр, ютуб һ.б. Биредә бер үк материал аудиториягә бәйле рәвештә үзгәрә. Телерадиокомпания җитәкчесе әйтүенчә, бу зур хезмәт, әмма нәтиҗәсе бар. И.Әминов хәбәр итүенчә, ТНВда бүген видеоконтентны төрле платформаларга яраклаштыру буенча аерым бүлек эшли. Анда 15 кеше хезмәт куя, алга таба бу сан 30га җитәчәк. Тиздән сайт үзгәрүе көтелә. Кеше бер үк материалны төрле формада карый алачак. Тели икән – укый, тели икән – тыңлый яки карый. Махсус теглар буенча бары тик үзенә кызыклы өлешен генә дә карый алачак. Шуңа күрә И.Әминов: “Төрле платформаларда эшли ала торган полилингваль журналистка ихтыяҗ зур,” – ди.

Кадарлар турында сорауга җавап биреп, И.Әминов: “Аларны үзебезгә әзерләргә туры килә,” – диде. Ул КФУда максатчан укучы 3 студент турында әйтте. Алга таба “Шаян ТВ” телеканалында шөгыльләнүче балаларны да бу юнәлештә әзерләү күзаллана.

“Әгъзамов укулары – 2019” Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә 5 секция каралган иде. Аларда бүгенге заманча медиамохит, милли медиасистеманың үсеш проблемалары, радио һәм телевидение, Казан фәнни журналистика мәктәбе һ.б. актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Һәр елдагыча конференция материаллары буенча җыентык чыгачак.