Үзбәкстандагы татар студентлары КФУны сайлый

19-21 сентябрь көннәрендә Ташкентта яшәүчеләр Үзбәкстанның Милли университетында КФУның Идарә, икътисад һәм финанс институтының тест биремнәрен эшләделәр һәм әңгәмә уздылар. Бу хакта Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы Вәкиллеге хәбәр итә. 

Тестны бакалавриатка 175 һәм магистратурага 8 абитуриент эшләгән. Биремнәр Үзбәкстанда яшәүче ватандашлар өчен ике диплом программасы кысаларында узды.

Казан университеты белгечләренең Үзбәкстанга эш сәфәре кысаларында Милли университетның профессор һәм укытучылар составы белән түгәрәк өстәл узды. Очрашуда Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы Вәкиллеге дә катнашкан.

Вәкиллектә Татарстан вузларына укырга керергә теләүче абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре өчен ел саен консультацияләр уза. Узган елда КФУга Үзбәкстаннан 516 кеше укырга кергән.