Үзеңә карата мәхәббәт эгоистлыкмы?

Кайберәүләр “Үз-үзеңә карата мәхәббәт” турында бик тар фикер йөртә. Әйе, кем өчендер үзеңне ярату — эшләмәү, ә кем өчендер — массажга йөрү. Ә чынлыкта нәрсә соң ул “Үзеңә карата мәхәббәт”?

Үз-үзеңне хөрмәт итү, ярату, кабул итү иң мөһим нәрсәләрнең берседер, мөгаен. Әгәр кешедә бу сыйфатлар булмаса, яшәве бик авыр. Күп кенә кеше моны эгоистлык дип атар, ләкин үз-үзеңә карата мәхәббәт — ул эгоизм түгел. Мәхәббәт — шәхесебезнең чагылышы, әгәр кеше эгоист булса, аның үзенә булган мәхәббәте дә шундый булачак. Икенче төрле әйткәндә, монда сүз үз-үзеңне хөрмәт итү турында.

Әгәр кеше әйләнә-тирәдәгеләр турында уйлый һәм алар турында кайгырта икән, аның үз-үзенә карата да мәхәббәте бар. Аның өчен үзен дә, тирә-юньдәгеләрне дә яратуы җиңел һәм табигый. Моңа көче дә җитәрлек. Яхшы бакчачының бакчасы артык мәшәкать таләп итми дип әйтәләрме әле? Сәламәт һәм яхшы кешегә үзе турында кайгырту кыен түгел.

Чынлыкта эгоист кеше үзен яратмый, ә киресенчә күрә алмый дип фаразлый психологлар (Михаил Лабковский). Чынлыкта эгоист кешеләр башкаларны гына түгел, үзләрен дә яратырга сәләтсез.

Психологларның үз-үзеңә карата мәхәббәт турында фикеренә күз салыйк:

Үз-үзеңә карата мәхәббәт башка кешеләргә булган мәхәббәт белән бәйле, дип саный Эрих Фромм. Кеше үзен башкаларны яраткан сыман яратырга тиеш. Бу мәхәббәт хисләре аерым, бер-берсеннән башка яши алмыйлар.

Психолог Михаил Литвак фикеренчә, төп мәхәббәт — ул үз-үзеңә булган мәхәббәт.  Физкультура белән шөгыльләнәм икән, үземне үстерәм дигән сүз. Әгәр мин укырга йөрим икән, димәк, мин үземне дә яратам. Аракы эчәм икән — үземне яратмыйм дигәнне аңлата, чөнки аракы минем сәламәтлегемне җимерә.

Гөлсинә Шиһапова әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.

Фото: авторның «ВКонтакте»дагы битеннән.