Үзебезнең гений

Казан укучысы сукырларга ярдәм итә алырлык “ультратавышлы күз” уйлап чыгарган.

Дмитрий Галимуллин исемле егет уйлап тапкан җайланма начар күрүче һәм бөтенләй күрмәүче кешеләргә ярдәм итә ала. Тугызынчы класс укучысы Казан Федераль университеты Физика институтының радиофизика түгәрегенә йөри. Атап үтелгән җайланма башка беркетелә һәм кыяфәте белән маңгай фонаренә охшаган. Ләкин аның эчендә яктырткыч түгел, ә араны үлчи торган ультра-тавышлы система урнаштырылган. Аның импульслары кеше күзе караган якка юнәлтелә. “Ультратавышлы күз” алда булган объектлар турында гына түгел, артта, өстә һәм аста нәрсә булганын да сөйли ала. Ультратавышлы таяклар кешенең күкрәге һәм башы биеклегендәге киртәләрне күрми. Ә без уйлап тапкан әйбер күрә. Һәм аның бәясе дә түбәнрәк булачак,” – дип аңлата яшь галим.

Ләйсән Сабирова.