“Зенит” Россия чемпионатында 60 уен рәттән җиңүгә лаек

Казанның “Зенит” волейбол командасы Россия чемпионатының 8 нче турында Красноярскида “Енисей” клубыннан өстен чыкты.  Владимир Алекно шәкертләренең Россия чемпионатында җиңүләр сериясе 60 матчка җитте. Казан командасы 2015 елның ноябреннән бирле оттырганы юк. Бу сезонда 8 уенда да җиңү яулады һәм турнир таблицасының беренче баскычына урнашты. Красноярскида узган  матч “Зенит” командасы файдасына 3-1 (25:22, 25:20, 23:25, 26:24) исәбенә төгәлләнде.

4 ноябрьдә “Зенит” үз мәйданында Мәскәүнең “Динамо” командасын кабул итә. Бу сезонда россия клублары унынчы тапкыр  ил Суперкубогы өчен уйныйлар . Казанның «Зенит» командасы бер ел да уйнамый калганы юк.  Гомумән, Суперкубок өчен Россия чемпионы һәм Кубок иясе “бәхәсләшәләр”, әмма «Зенит» бу 2016/17 сезонында бѳтен Россия титулын да яулады.  Шулай итеп, Суперкубок  беренче һәм икенче урында урнашкан командалар арасында уйнатылачак.

Инсаф МИННЕХУҖИН, КФУ Журналистика һәм югары коммуникацияләр югары мәктәбе студенты