ЖИКАРЕНЦЕВ — КАЗАНДА!

2016 елның 23 июнендә Казанда «Иреккә юл» («Путь к свободе») китабы авторы, «Школа мира» үзәге җитәкчесе Владимир Жикаренцев (Санкт-Петербург) белән очрашу узачак. Аның гамәли психология өлкәсенә караган китаплары миллионлаган тиражлар белән басыла һәм тарала. Бу китаплар бик күпләргә тормышта үз юлын табарга, психологик проблемаларын чишәргә, сәламәтлеген торгызырга һәм рухи үсеш юлына басарга ярдәм итә.

Жикаренцевның Татарстанга килүенең төп максаты, иң беренче чиратта, Биләр шәһәре белән бәйле. Аның фикеренчә, борынгы Биләр шәһәре һәм аның тирәлеге – Җир шарындагы энергетик көч тупланган урыннарның берсе. Ул бу тарихи урыннарны күрергә ниятли.

Очрашу вакытында тагын бер бик әһәмиятле вакыйга күздә тотыла – Владимир Жикаренцевның татар теленә тәрҗемә ителгән (журналист, «Сөембикә» журналының бүлек редакторы Ландыш Әбүдарова тәрҗемәсе) китабының презентациясе. Китап аудиоформатта да тәкъдим ителәчәк.

Сезне 2016 елның 23 июнендә 15:00 сәгатьтә «Ногай» кунакханәсенең Конференц-залында көтеп калабыз! Керү бушлай!

Адрес: Профсоюзная урамы, 15 Б йорты.