Журфак студентларга баеды

Бүген Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә беренче курс студентларына студент билетлары тапшыру тантанасы булды. 

Быелгы кабул итү кампаниясе нәтиҗәсендә журфакка укытуның барлык төр формасы һәм программалары буенча 400дән артык кеше кабул ителгән. Шулай итеп хәзер Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә 1300гә якын студент укый.  

Быелгы кабул итү кампаниясе анда әлеге тармакның зур эшә бирүчеләре катнашуы белән дә үзенчәлекле. Журфак бусагасын атлап керүчеләр арасында

ТНВ телеканалы грантын отучы 3, республиканың максатчан ярдәме хисабына (конкурс «Татмедиа» агентлыгы аша узды) укырга кергән 8 абитуриент бар.

Традиция буенча студент билетларын «Алтын каләм» республика конкурсы гран-при ияләре булган 2 кеше алды. Әлеге конкурс Казан федераль университеты, ТР Журналистлар союзы, Татарстанның яшьләр эшләре буенча министрлыгы һәм «Татмедиа» Республика агентлыгы белән берлектә үткәрелә.

Яңа студентларны КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе директоры Леонид Толчинский сәламләде. Ул беренче курс студентлары тормышларында яңа бер этап башлану белән котлады һәм тиз үзгәрүчән медиабазарында яңа белемнәр алырга омтылырга һәрчак әзер булырга кирәклеген искәртте. Казан университеты турында сөйләде.

Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә быел беренче тапкыр «Телевидение һәм чит тел» (инглиз һәм кытай), «Медиааналитика», «Яңа медиаплатформалар өчен видеоҗитештерү» кебек яңа юнәлешләр, «Халыкара журналистика: Ерак һәм Якын Көнчыгыш проблематикасы» дигән магистерлык программасы ачылды. 

Шулай ук яңа уку елында Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе структурасы үзгәртелде. Элеккеге кафедралар урынына Милли һәм глобаль медиа; телеҗитештерү һәм цифр коммуникацияләре кафедралары барлыкка килде. Җәмәгатьчелек белән эшләү һәм гамәли политология кафедрасы элеккеге форматта эшләвен дәвам иттерә.