Журналист Александр Минкин: «Журналистика — сәяси профессия»

Бүген, КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә танылган журналист, театровед, 2 тапкыр «Алтын каләм» Россия журналистлары премиясе иясе Александр Минкин белән очрашу узды. Бүген ул Мәскәүдә чыга торган «Московский комсомолец» газетасында эшли.

Очрашу аның Казанга килү сәбәбен аңлатудан башланды. Баксаң, ул биредә очраклы гына түгел икән. Шушы көннәрдә Татарстан башкаласында бара торган Ф.Шаляпин исемендәге XXXVI Халыкара опера фестиваленә килгән. Ул аны иң искитмәле чара дип атады һәм тамаша кылу өчен һәрвакыт килүен әйтте. Ә менә Казан театрлары белән аз таныш булуын яшермәде. Мәскәү театрларының да 90%ында рухи канәгатьләнү алу кыен, шуңа ул аларга бик сайлап кына атнасына бер тапкыр булса да йөрүен әйтте. Хәер, яхшы спектакль өчен акыллы һәм яхшы режиссер кирәк.

Очрашуда сүз бүгенге журналистика турында да барды. «Журналистика үлем агониясендә. Барлык журналистларның (ә алар А.Минкин исәпләвенчә 300 мең) 100дән бере генә журналист булып эшли,» — диде А.Минкин. Ул әйтүенчә, 86% кеше пропаганда белән шөгыльләнә һәм хәтта кайвакыт журналистика факультетларында да кешеләр журналистика белән пиарны аермый. Александр Минкин үзе журналистика факультетын тәмамламаган. Журналистика – сәяси һәм һәрвакыт күңелсез хәлләргә очрый торган профессия. Ул кимчелекләр турында сөйләргә тиеш һәм журналистның бурычы – тәнкыйть. Ул бу урында журналистны табиб белән чагыштырды. Кешегә сау-сәламәт чагында син сәламәт дип әйтүнең бит мәгънәсе юк. Әлбәттә, биредә үзеннән үзе кеше ничек журналисттан пропагандист булып китә, алар арасындагы сызыкны ничек үтмәскә дигән сорау да бик урынлы булды. Александр Минкин җавап итеп намус төшенчәсе турында искә төшерде. Ул тумыштан бирелми һәм хәтта кайбер шартларда булмаска да мөмкин. Үз намусыңны көндез ишетмисең, ә менә төнлә ул кемнедер бик нык борчырга мөмкин. Намусны сатмау менә шул чикне сакларга ярдәм итә дә инде. Димәк, журналистның үз эчке тоемлавы нык эшләргә тиеш. Бу уңайдан Александр Минкин үз тәҗрибәсе белән дә бүлеште. Дөрес, бүген аңа беркем дә редакция йөкләмәсе бирми, ирекле иҗат итәм дип белдерде автор. Булачак журналистларга киңәш итеп ул материалга алынганчы баш редактордан: «Можно ли?» дип сорамаска кушты. Болай ике зур хата ясала: беренчедән, җаваплылыкны үзеңнән төшерәсең, ә аны башка кеше алырга әзер түгел. Икенчедән, синең әлеге соравыңда ук шик ярылып ята.

Телевидение турында. Александр Минкин инде 15 елдан артык телевизор карамавын белдерде. Аның өчен үз тормышында язган иң әһәмиятле тексты да нәкъ менә телевидениегә багышланган. «Московский комсомолец» газетасындагы «Под властью маньяков» мәкаләсе ул. Үзе башка гаммәви мәгълүмат чараларын күзәтеп бармыйм, ә аерым авторларны гына укыйм диде. Ә алар бик тә сирәк.

Үз йөзен булдырган, үз сүзен урынлы итеп әйтергә әзер автор белән очрашу бик тә файдалы булды, ләкин студентларның аз булуы гына бераз күңелне төшерде. Хәер, алар өчен иң күңелле вакыт – каникуллар.

Раил САДРЕТДИНОВ.