Журналист булырга теләүчеләр өчен курслар башлана

3 июльдән 6сына кадәр КФУның Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе абитуриентларны бакалавриатның «Журналистика» һәм «Телевидение» юнәлешләре буенча эчке иҗади имтиханнарга әзерләнү курсларына чакыра. 

Мәгълүм булганча, журналист булырга теләүчеләр язма һәм телдән эчке сынаулар үтәргә тиеш. «Телевидение» юнәлеше абитуриентлары өчен иҗади имтихан бары бер — әңгәмә (собеседование).

Иҗади имтиханнарныңд форматы белән танышырга теләүчеләр өчен Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе июль башында кыска консультатив курс үткәрә. Аның күләме — 30 сәгать һәм ул дүрт көнгә исәпләнгән 4 лекциядән тора. Дәресләрне Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе доцентлары алып барачак. Курсларга килүчеләргә тулай торакта урын бирелә.

Дәресләр Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе бинасында (Профессор Нужин ур., 1/37) үтә.

Теләүчеләр өчен заявка тутырып, 1 июльгә кадәр «Курсы для абитуриентов» дигән язу белән үз исем-фамилия, әтисенең исемен, тулай торактагы урынга мохтаҗлыкны белдереп журналистика кафедрасы доценты Роман Петрович Баканов почтасына (rbakanov@yandex.ru) хат юлларга кирәк. Заявка монда.