Журналист Гөлгенә Шиһапова: «Ике тормыш белән яшим»

Берәүләр журналистикага балачагыннан ук юл сала, икенчеләр анда очраклы рәвештә генә эләгә. Өченчеләр исә бу һөнәргә урау юллар аша килә дә үзләренең «журналист» исемен йөртергә чыннан да лаеклы икәнен исбатлап күрсәтә. «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты Гөлгенә Шиһапова да шундыйлардан, минемчә. 

Гөлгенә апа, ничек кенә баналь яңгыраса да бу сорауны бирми калып булмый: журналистикага ничек килдегез?

Журналистикага килүем урау юллар аша булды. Мәктәп елларында журналистика түгәрәгенә йөрдем. Язу миңа шундый нык ошый иде. Кечкенәдән үк журналист булам, дип хыялландым. 11 класста укыганда әтием фаҗигале төстә вафат булды. Ә мин − әти кызы. Бу кайгыны бик авыр кичердем. Үз-үземә бикләндем, минем өчен бар дөнья үзгәрде. Шуннан соң туганнарым мине Чаллыга кибетчегә укырга алып киттеләр. Укырга кердем, ә уку теләге юк: ул бухучетлар, саннар миңа бөтенләй кызык түгел иде. Бервакыт шундагы укытучылар минем шигырь язганымны белеп алдылар. Бөтенесе миңа шигырьләр, котлаулар яздыра башлады. Уку да җиңеләйде. 10 ай укыгач, «Кибетче» дигән белем алдым да авылга кайтып киттем. Анда кибеттә эшләдем. Гомер буе авылда каласы килмәде. Туганнар киңәше буенча башкалага ветеринария институтына укырга кердем. Әмма бу да минеке булып чыкмады: дәресләрдә көчкә түзеп утыра идем. Бервакыт төшемә мәрхүм әти керде дә мине 1313 санлы бүлмәгә алып килде. Иртән тордым һәм аңламыйм: нинди сан икән бу? Шуннан кулыма «Юлдаш» газетасы эләкте. Анда берәү сорау язып җибәргән: журналистика факультетына укырга керү өчен нишләргә? Җавапта Казан дәүләт университетының 1313 кабинетына мөрәҗәгать итәргә кушканнар. Менә сиңа мә! Ирем белән ул вакытта очрашып йөри идек. Бөтен язган язмаларымны җыйдым да, аны ияртеп, журналистика факультетына киттем. Ул вакытта декан Флорид абый: «Иптәшләрең укыганны ай ярым эчендә куып тотып, тапшыра алсаң, без сине күчерәбез», − диде. Ничек итсәм иттем, әмма укып, имтиханнар тапшырып, журналистика факультетына күчтем. Өченче курста укыганда «Ватаным Татарстан»да практика үттем һәм шул вакыттан бирле мин анда.

Сер түгел, хәзер газета-журналларның дәрәҗәсе төшеп бара. Тираж кими, сыйфат ягында да проблемалар юк түгел. Сез моның сәбәпләрен нәрсәдә күрәсез?

Без газетадан үзебезне үзебез читләштерәбез. Кечкенә вакытта берәр мәгълүмат кирәк булса газета-журнал актара идек. Ә хәзер «Интернеттан карыйм әле» дип берәр сорау туу белән шунда кереп китәбез. Балалар моны күреп үсә бит һәм алар бездән үрнәк ала. Мин интернетка каршы түгел. Бөтенләй интернетка күчү ярамый, дип кенә әйтәсем килә.

Сез хезмәт юлыгызның башыннан бирле бер газетада эшлисез. Башка басмага күчеп карау теләге булмадымы? Дәүләт газетасы дәүләтнеке бит инде ул…

Мин шундый кеше: бер кешене яки әйберне генә яратам, аңа ияләнәм, бер кеше белән генә яшим, дигәндәй. «Ватаным Татарстан» белән дә шулай ук. Ул минем өчен берәү генә. Куып җибәрмәсәләр китмим әле. Безнең газета турында төрле фикерләр ишетергә туры килә. Кемдер дәүләт гәҗите булгач, дәүләт кушканны гына язалар, ди. Икенчеләр укырлык әйбер юк, законнар бастырып утыралар, дип сөйли. Тик ничек кенә булмасын, безнең үз укучыбыз бар. Һәм журналист өчен бу иң мөһиме. Мәсәлән, 8 март көнне телефоныма котлаулар килде. Туганнарым, дусларым, хезмәттәшләремнән килгәннәрен соңрак укырга калдырып торып, башта укучылардан килгән котлауларны укыдым.  Аларның матур сүзләре, теләкләре, мине искә алулары йөрәгемә сары май булып ятты. Иң якын кешеләрем − гәҗитне укучылар.

Журналистикада шундый сүз бар: язмалар журналистның үзенә дә тәэсир итә, имеш. Мәсәлән, сәламәтлек турында язасың икән, син үзең чирли башлыйсың. Сез күбесенчә кеше язмышлары турында язасыз. Сезгә язмаларыгыз тәэсир итәме?

Минем күпчелек язмаларымның геройлары − үлем белән көрәшеп ятучылар һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләр. Бу теманы ташлый да алмыйм, язу да авыр. Башта бигрәк тә кыен булды. Тынычландыра торган дарулар да күп эчелде, йөрәкләр дә еш авыртты инде. Эшли-эшли, тәҗрибә арткач кына бераз җиңеллек килде. Тик ун язмамның берсе минем үземне дә һаман елата. Еламасам, мин укучы күңеленә тия алмыйм. Ә максатым: укучыны битараф калдырмау. Ягъни, язма чыккач, ярдәмгә мохтаҗ кешегә аз булса да файда килсен. Юкка гына бу темага яза башламадым , әлбәттә. Минем әтиемнең гарип апасы бар иде. Һәм кечкенә чакта минем ике максат булды: йә табиб булып бу апаны терелтәм, йә журналист булам да башкаларга ярдәм итәм. Нәтиҗәдә журналист булдым һәм менә, сүземдә торып, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышырга тырышам.

Бүтән язмыйм дигән чакларыгыз буламы?

Юк, андый вакыт миндә булмый. Әйтеп киткәнемчә, кешеләргә ярдәм итү − минем максат. Язмыйча яши дә алмыймдыр инде хәзер.

Сезнеңчә «журналист» исемен горур йөртү өчен нинди булырга кирәк?

Журналистикада әрсезлек, ярый белү кирәк. Безнең һөнәрдә конкуренция бик көчле бит. Минем кебек апаларыгыз сезне хәзердән үк конкурент итеп күрә. Мин үзем дә газетага авырлык белән килдем. Язмаларымны чыгармыйлар, гел аяк чалалар иде. Шуңа күрә тырыш һәм түзем булу шарт. Иң мөһиме − бертуктамый язу. Язмалар чыкмаса да язуны дәвам итәргә кирәк. Яза белгән кеше генә чын журналист була ала. Гомумән, журналистика − ул үзе бер тормыш. Синең шәхси тормышың һәм журналистика тормышың бар. Әле аларның икесен һич кенә дә бутарга ярамый. Мин үзем дә ике тормыш белән яшим. Эшкә килгәндә өйдәге проблемаларымны онытып киләм. Чөнки мине анда башка кешеләрнең проблемалары көтә. Журналист булу − зур дәрәҗә дә ул. Шундый мисал китерәм: теләсә нинди районның теләсә нинди авылына илтеп куйсалар да мин югалмаячакмын. Барыбер берәр танышым, яки газетаны укучы табылачак анда. Әмма бу дәрәҗә өчен тырыш хезмәт, тәҗрибә һәм вакыт кирәк. Бер нәрсә дә минут эчендә бирелми.

Сезне хәйрия концертларын оештыручы буларак та беләбез…

Әйе, «Ватаным Татарстан» газетасы белән хәйрия концертларын оештырабыз. Кызганычка, бу эш җиңел бирелми. Чөнки концертка йөрүчеләр аз. Югыйсә, мәчеткә кереп, «наглый» муллага акча калдырып чыкканчы, ул акчаның кая китәсен төгәл белеп, рәхәтләнеп концерт карау яхшырак бит. Ә кешеләр моны аңлап бетерми. Башта ярдәмгә мохтаҗ кеше турында газетага язабыз, аннары хәйрия концертын оештырабыз. Билетларны үзем тутырам, артистлар белән дә дуслашырга туры килә. Зал арендасы үзе бер проблема тудыра. Чөнки аренда өчен зур акчалар кирәк. Гадәттә, концерттан 240 мең сум акча керә, шуның 30-35 меңе зал өчен түләүгә китә. Кайбер кешеләрнең үләсен белсәк тә концерт оештырабыз. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең үлүен ишетсәм, бик авыр хисләр кичерәм. Өчәр көн елап яткан, өйдә беркем белән дә сөйләшмәгән чаклар күп була. Ярый әле тормыш иптәшем, кызларым мине аңлый.

Журналист булырга өйрәтү мөмкин түгел, диләр. Еш кына журналистика факультеты студентларыннан да «Журналистикада өйрәнер әйбер юк» дигән сүзләр ишетелә. Сез бу хакта ни уйлыйсыз?

Һәр кеше үз тормышын үзе төзи. Әтине югалтып, Казанда гап-гади авыл баласы булып укып йөргәндә «Миңа кеше булырга кирәк» дип уйлый идем. Һәр кешенең башында мондый уйлар булырга тиештер. Әллә нинди зур кешеләр дә әллә кем балалары түгел бит. Алар барысына да үз тырышлыклары, үз сәләтләре белән ирешкәннәр. Шуңа күрә беркайчан да моңаеп утырырга кирәкми. Бер нәрсәгә дә үкенмәгез. Журналистикага килгәнсез икән, димәк, шулай кирәк булган. Әйтеп киттем инде, мин үзем аңа урау юллар аша килдем. Кибетче дә булдым, ветеринарга да укыдым. Әмма бәхетемне шунда таптым.

 

Күп кенә әти-әниләр балаларының аларның һөнәрен сайлавын теләми. Үсеп килүче ике кызыгызның журналист булуларын теләр идегезме?

Журналист гаиләсе башка гаиләләр янында аерылып тора икән. Һөнәрем балаларда да чагылыш таба. Мәсәлән, эштән кайтуыма кечкенә кызым Президентның кайда булганын, нишләгәнен инде белеп тора һәм миңа сөйли. Олы кызым исә ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне табыша. Журналист булырга теләсәләр мин каршы килмәячәкмен, әлбәттә. Тик әниләре журналист булгач, аларга җиңел булыр шул. Әлегә олы кызымның укытучы буласы килә, кечкенәсе музыкага тартыла.

 

Илгиз ШӘКҮРОВ

1 comments

  1. Гөлгенә кебек киң күңелле, ярдәмчел кешеләр күбрәк булсын иде бу дөньяда! Ул мең рәхмәтле, саваплы дәрәҗәгә лаек. Уңышлар сиңа, дустым! Кылган изгелекләреңнең әҗерен күрергә насыйп булсын!

Обсуждение закрыто.