Журналист тикшерә

AA040013
AA040013

Казан федераль университетынын журналистика бүлеген тәмамлаучыларның күпләре үзара таныш. Журналист белгечлеге алып чыккан әлеге язма героеның йөзе телевизор экраннарыннан балкымый, тавышын радио киңлекләреннән дә ишетеп булмас. Шуңа да карамастан, аны таныйлар. Аны ярдәмгә мохтаҗ меңләгән халык белә.Ул халык дошманнары белән күзгә-күз очраша, бу дөньяның гаделсезлегебелән көрәшергә чыга.

Шушы юлларны язганнан соң, минем күз алдыма кимсетелгәннәрне яклаучы «Человек-паук» килеп басты. Ул проблема туган һәр җиргә яшен тизлегендә килеп җитә, үзеннән көчлерәк саналган угры, яман кешеләргә ташлана һәм, эчендә яшерелгән көч-егәрлеген чыгарып, җиңеп тә чыга торган персонаж! Юк, Эльвира Фатыйхова супергерой түгел, ә гади татар журналисты. 2009 елны КДУның журналистика һәм социология бүлеген, татар журналистикасы кафедрасын тәмамлаган. Хәзерге көндә ул «Сираҗи сүзе» газетасының баш мөхәррир урынбасары вазыйфасын башкара, 48 битлек газетаның һәр санында аның унга якын якын мәкаләсе басыла, шуна кайбер язмаларына псевдоним да куярга туры килә. Супергеройны костюмыннан танысалар, бүген Эльвира Фатыйхованы каләменнән таныйлар. Кечкенә генә гәүдәле татар кызы үткер каләме ярдәмендә гаделсезлеккә дучар булган, таланган- кыйналган кешеләргә ярдәм кулы суза.

Эльвира Фатыйхованың хезмәте булган вагыйганы коры гына тасвирлап бирүдән гыйбәрәт түгел. Ул журналист тикшерүе жанры кысаларында эш алып бара. «Журналист» термины янына юкка гына «тикшерүе» дигән сүзне өстәмәгәннәр. Бу жанрда эшләүчеләр дистәләгән документ өйрәнәләр, тарихы чыганакларга күз салалар, шаһитләр белән аралашалар, тупланган мәгълүматны эшкәртәләр. Ситуацияне нечкәлекләренә кадәр өйрәнеп, вакыйгыны анализлагач кына, материал матбугат битләренә урнаштырыла.

Журналистикага якын кешеләр моның никадәр авыр, четерекле һәм җаваплы эш икәнлеге аңлыйлардыр. Э.Фатыйхова да материал геройларының сәламәтлеге, дәрәҗә-абруе өчен җаваплы икәнен аңлый: «Үзе турында язманы укыганнан соң, кеше йөрәк даруы эчәргә, хәле авыраеп китеп, больницага ятарга мөмкин. Нахакка исеменә тап төшермәскә, һәр сүзне үлчәп язарга кирәк. Кеше тормышы белән уйныйбыз икәнне истән чыгармау мөһим».

Файдасы тигән халык каләм иясенә чиксез рәхмәтле булса, дәүләт хезмәткәрләре, чиновник, турәләрне фаш итеп язылган мәкаләләр төп геройларга ошамый. Эльвира Фатыйхованы подъезд төбендә сагалап торучылар, күзенә туры карап куркытучылар, янау тулы сүзләр белән хат җибәрүчеләр дә шактый. Кыш көне мәсәлән, машинасына коралдан атканнар. Журналистның үзенә зыян килмәгән. Кыңгыр эшләре халыкка фаш ителүчеләр шул рәвешле язма авторы Эльвира Фатыйхованы кисәтергә уйлаганнар.

Куян сыман һәр селкенгән агач яфрагыннан дерелди торган булса, Эльвира Фатыйхова журналист тикшерүе эшенә алынмас та иде. Бәлагә тарыган кешегә ярдәм итәм дип, чит шәһәр-районнарга бер ялгызы чыгып китү генә дә үзе зур батырлык. Безнең өчен, гади халык өчен тырышуы мактауга лаек.

Сөнгатова Назлыгөл,татар журналистикасы, 4 курс.