Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә Кытай делегациясе

Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә  Кытайның Shanghai United Media Group (SUMG) медиахолдингы делегициясе кунак булды. Делегацияне SUMG генераль директоры, вице-президент  Чэнь Цивэй әфәнде җитәкли.

Делегация составында шулай ук SUMG активлары белән идарә итү буенча директор Дай Ли һәм шулай ук Шанхайдан ГМЧ вәкилләре бар иде.

Эшлекле сәфәр кысаларында кунаклар Казан университеты тарихы музеенда, Император залында һәм «ленин» аудиториясендә булдылар. Кунакларны КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе директоры Леонид Толчинский озатып йөрде.

Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә Кытайдан килгән кунакларга UNIVER TV укыту-практик лабораториясен тәкъдим иттеләр. Биредә студентлар тарафыннан телевизион тапшырулар эшләнә, университет һәм студентлар тормышының төрле яклары яктыртыла. Бу турыда тулырак итеп КФУ Медиаүзәк җитәкчесе Илдар Кәримов сөйләде.

Алга таба делегация вәкилләре шоу-румда һәм ньюсрумда булдылар. КФУ Бердәм мәгълүмат-нәшрият үзәгенең баш мөхәррире, UNIVER TV Укыту-практик лабораториясе мөдире Ләйсән Абдуллина биредә студентларның килгән кунакларга сораулар бирергә генә түгел, ә контент булдырырга өйрәнүләре турында сөйләде.

Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе буйлап сәяхәт вакытында кытай делегациясенә биредә Кытайдан килеп укучы магистрантларның рус һәм кытай телләрендә эшләгән видеосюжетлары һәм хәбәр текстлары күрсәтелде.

«Элек бу студентлар журналистика буенча укымасалар да, аларга биредә уку дәверендә  алган белемнәре эшне сыйфатлы итеп башкарып чыгарга ярдәм итте», — диде Ләйсән Абдуллина.  

Делегаия Россиягә «Россия сегодня» мәгълүмати агентлыгы чакыруы буенча килә. Программа кысаларында кунаклар Мәскәүдә һәм Казанда булалар. Татарстан башкаласында делегаия әгъзалары берничә ГМЧда булырга да өлгергәннәр. Анда алар интернет-басмаларда эшләү үзенчәлекләре белән танышканнар.

«Казанга килгәнче без КФУ турында аз белә идек. Без үзебезгә Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбен ачтык. Биредә мәгариф процессы практика белән бергә алып барыла,» — дип үз тәэсирләре белән уртаклашты Чэнь Цивэй әфәнде.

Очрашу барышында ике як та алга таба хезмәттәшлек турында планнар корды. Киләчәктә Shanghai United Media Group медиахолдингы Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студентлары өчен стажировка үтү мәйданчыгы була ала. 

Чыганак: https://media.kpfu.ru/news/vysshuyu-shkolu-zhurnalistiki-kfu-posetila-delegaciya-shanghai-united-media-group