Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә ремонт

КФУ ректоры Илшат Гафуров Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтында булып, биредә 2 нче катта барган ремонт эшләре белән танышты. Бу турыда аның «Инстаграмы» (ilshat.gafurov) хәбәр итә. «Сентябрьдә Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең уку-укыту корпусында яңа күп функцияле аудиторияләр барлыкка киләчәк,» — диелә анда.

h0DEmeMciOc

P.S. Газетабыз урнашкан бинада чыннан да ремонт гөрли! Моңа без, әлбәттә, бик шат. Ә 200 еллык тарихы булган бинабыз тагын да. Профессор Нужин урамы 1/37 йорт адресы буенча булган бина (хәзерге ЦИТ) 1840 елда ук төзелә. Архитекторы — М.П.Коринфский. Элек биредә университет клиникасы урнашкан була. Бүген ул төбәк күләмендә әһәмияткә ия мәдәни мирас объекты.

Хәзерге вакытта Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтының 2 нче катында менә шундый хәлләр:  IMG_20160708_152732 IMG_20160708_152748 IMG_20160708_152755 IMG_20160708_152806 IMG_20160708_152812 IMG_20160708_152841 IMG_20160708_152854 IMG_20160708_152928