Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә зур семинар-практикум үтә

Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә матбугатка шикаять итү буенча Казан коллегиясе әгъзалары, ГМЧ җитәкчеләре һәм журналистлар, хакимият вәкилләре, мөгаллимнәр һәм студентлар өчен «ГМЧ һәм кеше хокуклары: журналистикага ничек ярдәм итәсе» дигән семинар-практикум үтә. 

Аның эшендә ТРның Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең телевидение һәм радиотапшырулар буенча генераль директор урынбасары Марина Коновалова, Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе директоры Леонид Толчинский, КФУның Бердәм мәгълүмати-нәшрият үзәге баш мөхәррире Ләйсән Абдуллина һәм шулай ук матбугатка шикаять буенча казан коллегиясе әгъзалары: профессорлар Васил Гарифуллин, Светлана Шәйхетдинова, «Казанские ведомости» газетасы баш мөхәррире Венера Якупова һәм башкалар катнаша.

Чарада белем бирүгә, мәгариф компонентына зур игътибар бирелгән. Студентлар дискуссия артыннан гына күзәтеп калмыйча, үзләре дә комментарийлар бирде.

 

Студентлар өчен бәяләп бетергесез тәҗрибә алу урыны буларак бу семинар-практикумны Юрий Казаков журналистика ул җитди мораль-этик нормаларга нигезләнгән профессия диде. Бу кагыйдәләр даими һәм универсаль түгел. Үз эшләрең өчен һәрвакыт җаваплылык тою зарур. Җаваплылык һәм ирек — аерылгысыз төшенчәләр.

Семинар-практикум иртәгә, 22 нче гыйнварда да дәвам итәчәк.