75 яшендә журналистика тикшеренүчесе, Ломоносов исемендәге МДУ профессоры Александр Тертычный арабыздан китеп барды.
Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе коллективы һәм Александр Алексеевичны күп еллык дуслык һәм хезмәттәшлек бәйли иде. Югары мәктәп коллективы якыннарының, коллегаларының тирән кайгысын уртаклаша.
Күп еллар дәвамында КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты студентлары һәм мөгаллимнәре Александр Тертычный белән аралашу, журналистиканы өйрәнү өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышу бәхетенә ия иделәр. Александр Алексеевичның хезмәтләрен өйрәнделәр, аның төрле конференцияләрдә, бигрәк тә институт тарафыннан уздырыла торган традицион «Заманча Россиянең мәгълүмати кыры: практикалар һәм эффектлар » конференциясендә ясаган чыгышларын тыңладылар.
Әлеге мөхтәрәм кеше турында хатирәләр безхнең күңелләрдә мәңге сакланачак.
А.А.Тертычный 1944 елның 25 маенда Курскта туа. 1973 елда МДУның журналистика факультетын тәмамлый, ә алты елдан соң филология фәннәре кандидаты була. 2005 елда — вакытлы матбугат кафедрасы профессоры.