Журналистикага кемнәр килә?

Бүген ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында “Алтын каләм – 2017” – балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр республикакүләм матбугат фестиваленең ябылышы һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып үтте. Быелгы гран-при кемдә соң?

Быел фестивальгә 22 яшь тулды. Ул 26 нчы июньнән 30ына кадәр Боровое Матюшино поселогында урнашкан “Волга” яшьләр үзәгендә үтте. Читтән торып катнашу этабында жюри тарафыннан 38 муниципаль берәмлектән 200дән артык портфоолио тикшерелгән. 5 көн дәвамында 126 конкурсант “Алтын каләм – Золотое перо” фестиваленең төп бүләге – гшран-при өчен ярыша.

“Алтын каләм” фестивален “текә” конкурс, конкуренциягә корылган бәйге дип кенә кабул итәргә кирәкми. Дөрес, көндәшлеккә ия, лидер булу – фестивальдә бик зур ярдәм итә. Ләкин аның тагын бер мөһим миссиясе – яшь журналистларны тәрбияләү. Быел да фестивальгә үз тәҗрибәләре белән бүлешергә, белемнәрен бирергә татарстан журналистикасы экспертлары – Лия Заһидуллина һәм Миләүшә Айтуганова килә. Интернет-журналистика буенча үз программасы килгән Россия журналистлары берлеге сәркатибе Роман Серебряный фестивальнең кадерле кунагы була. Катнашучылар “Беренче канал” алып баручысы Марким Шәрәфетдинов, КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе директоры Леонид Толчинский һәм ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының экологик белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Дамир Вәлиуллин, танылган татарстан блоггерлары, республиканың иң шәп яшьләр проекты вәкилләре һәм башка кызыклы шәхесләр белән очрашты.

Моннан тыш яшь журналистлар үзләре сайлап алган эш юнәлешенә карап “Шәһри Казан”, “Казанские ведомости” газеталары редакцияләрендә, “Татарстан Яңа гасыр” телерадиокомпаниясендә, “БИМ радио” радиостудиясендә, типографиядә экскурсиядә булалар. Катнашучылар шулай ук шәһәребезнең күренекле урыннарына, Журналистика музеена, КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенә сәяхәт итәләр.

“Алтын каләм – Золотое перо” фестивале 7 юнәлеш буенча үткәрелә: рус, татар телендә басма, фото, теле-радио берләшмә, PR һәм җәмәгатьчелек белән эшләү, басма матбугат дизайны һәм версткасы. Аларның һәрберсе татар һәм рус телендә үз иҗади продуктларын чыгара. Шулай 22 нче фестивальдә рус һәм татар телендә 4шәр газета, 2шәр телевизион тапшыру, 30дан артык радиопрограмма һәм шулай ук 5 PR-проект тәкъдим ителә. Шулай ук фестивальдә аерым номинацияләр дә каралган: “Фестиваль ачышы”, “Интернет челтәрендә иминлек”, “Татарстанда экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы”, “Иң яхшы радио алып баручы” (рус/татар телендә), “Татарстан – телләрне саклау һәм үстерү территориясе”, “Иң яхшы дизайнер-версткага салучы”, “Иң яхшы PR-проект” һ.б.

Фестиваль 1996 нчы елдан бирле Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, РФ Федераль җыен Дәүләт думасы депутаты Марат Бариев, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм шулай ук Казан федераль университеты белән берлктә үткәрелә. Римма Атлас кызын чын мәгънәсендә фестиваль “әнкәсе” дип тә атарга мөмкин. Инде 22 нче ел рәттән ул жюри рәисе булып тора. Римма Ратникова әлеге фестивальдә чыныгу, башлангыч профессиональ белем алган, тәҗрибә туплаган балалар журналистиканың киләчәге булыр дигән өметтә.

– “Алтын каләм” фестивале безгә бик кирәк. Чөнки журналист булырга теләүчеләр бик күп. Без аларны белеп тә бетермибез. Алар район матбугатына, телевидениесенә материалларын тапшырып карыйлар, ләкин алар бик яшь, тәҗрибәләре юк. Кемдер алар белән эшләргә, журналистикага юл күрсәтергә тиеш. “Алтын каләм” фестивале нәкъ шундый максатларны күздә тота. 22 ел дәверендә безнең куллар аша 40 меңләп бала үтте. Бүгенге тантанада катнашучылар – айсбергның ялтырап торган башы гына. Алдагы еллардагы сыман районнарда сайлап алу, зона турларын үткәреп килсәләр яхшырак булыр иде. Әлеге традицияне яңартырбыз һәм киләсе елда эшне яңача оештырырбыз дип планлаштырам, – диде Римма Ратникова.

Әлеге фикерне татар төркеме кураторы, үзе дә әлеге фестивальдән үсеп чыккан Линар Закиров та хуплавын белдерде.  “Читтән торып сайлап алу этабына шундый яхшы эшләр килә, хикәя-повестьлар җибәрүчеләр дә бар. Аларны карауга болар татар әдәбиятының киләчәге дисең. Әмма биредә катнашып текстларын укыгач аларның кире ягы ачыклана. Ягъни күбесенә язарга укытучылары ярдәм иткән икән,” – ди Линар Закиров. Шуңа ул районнарны зоналарга бүлеп, комиссия белән чыгып балаларга бирем биреп билгеле бер вакыт аралыгында материал эшләтеп карау идеясен хуплый.

Конкурс материалларына сыйфатына килгәндә…

– Татар балаларына креативлык дигән нәрсә җитми, шуңа күрә каләмнәре аксый, – ди Линар Закиров. – алар үзләре дә моны сизә, яңалыкка һәрвакыт ачык балалар яныбызга килеп ничек яхшырак язарга, ничек креатив булырга дип киңәш сорыйлар. Әлбәттә, бу бернинди дә сер түгел. Яхшырак языйм дисәң укырга, шул телдә сөйләшергә кирәк. Татар балаларында русча фикер йөртеп татарча язу да сизелә. Кайвакыт текстларны укыйсың да берни дә аңламыйсың. Әллә ул аларның акыллы булып күренегә теләүдәнме?!.. Безне һәрвакыт фикереңне үтемле, гади итеп җиткерергә өйрәтәләр. Нигездә әлеге проблема шәһәр балаларына хас. Татарстанның чеп-чи татар районнарыннан (Актаныш, Арча, Саба һ.б) килгән балаларда әлеге проблема бик сизелми. Алар тәмле итеп, диалекталь сүзләрне кулланып язалар. Татар төркемендә без ике куратор идек – мин һәм журналист Фәнзилә Мостафина (шулай ук “Алтын каләм”нән авт.). Балалар яныбызга килеп утыра һәм без текстларны редакциялибез, хаталарын күрсәтеп аңлатып барабыз. Хаталар булдырмас өчен һәм яхшырак язу өчен укырга һәм шул телдә сөйләшергә кирәк. Катнашучылар язып алып килгән текстны укыгач ирексездән нинди әсәрләр укыйсың дип сорыйм. Күбесе татарча укыганым юк дип әйтә, – дип фикерләре белән уртаклашты Линар Закиров.

Быелгы гран-при иясенә килгәндә, ул – Кайбыч районы Кошман авылыннан Чулпан Гарифуллина. Аңа “Алтын каләм” сыныннан тыш кыйммәтле бүләк – Казан федераль университетында Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенә конкурстан тыш бюджет урынына укырга керү путевкасы бирелде. 11 нче сыйныфны бетерггән Чулпан әлеге фестивальдә инде дүртенче ел катнаша икән һәм һәрвакыт бер юнәлештә – татар матбугаты юнәлешендә. 

– Хәзерге вакытта иң бәхетле мизгелләремн кичерәм, – дип үз хис-кичерешләре белән уртаклашты ул кулына дипломнарын тоткан килеш. – Мин моңа озак килдем. Беренче тапкыр 8 нче сыйныфта килгәндә яза да белмәгән бер кыз идем. Ул вакытта кем буласымны да белми идем, җырчы, укытучы дип йөрдем. Әмма мондагы мохит, башка катнашучылар белән бер казанда кайнау үзенекен итте һәм мин шул вакытта журналист булам дигән карарга килдем. Җиңү өчен теләк һәм тырышлык кирәк. Беренче көннән үк ни өчен килгәнеңне белмәсәң – килергә кирәкми дә, – диде быелгы фестивальнең татар матбугаты юнәлешендә гран-при иясе Чулпан Гарифуллина.

Рус төркемендә КФУда журналистика юнәлешендә бушлай уку мөмкинлегенә Казан шәһәреннән Марина Усольцева ия булды.  

Раил САДРЕТДИНОВ.