Журналистлар союзында яңа җитәкче

24 гыйнварда Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында ТР Журналистлар союзының чираттагы съезды узды. Анда журналистлар берлеген 24 ел буе җитәкләгән рәис Римма Ратникова хисабы тыңланды һәм иҗади оешманың яңа җитәкче составы сайланды. 

Союз рәисе итеп делегатлар «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә иҗади лаборатория җитәкчесе, Казан университетын тәмамлаган Илшат Әминовны сайладылар. ТР Журналистлар союзының яңа президиумы составына шулай ук Казан федераль университеты вәкилләре дә керде — Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе директоры урынбасары Ләйсән Абдуллина һәм югары мәктәпнең милли һәм глобаль медиа кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин.

ТР Журналистлар союзының яңа сайланган җитәкчесе үз чыгышында әйткәнчә, аның иң беренче максаты — журналистик белем бирүгә ярдәм.

Чара барышында һөнәри эшчәнлегендә һәм ГМЧ системасына керткән өлеше өчен Казан университеты профессоры В.З.гарифуллинга Татарстан Республикасы Президенты рәхмәте белдерелде.